Яңа́ ел (ингл. New Year) – күп халыклар тарафыннан Милади тәкъвиме буенча елның беренче көнендә билгеләнүче бәйрәм. Милади тәкъвимендә елның беренче көне – 1 гыйнвар – Рим императоры Юлий Цезарь тарафыннан б. э. кадәр 46 елда расланды.Күпчелек илләр яңа елны Милади тәкъвиме буенча 1 гыйнвар көнне каршылыйлар.
Төрки яңа ел Элек төрки халыклар яңа ел бәйрәмен 22 март көнне билгеләгәннәр (Нәүрүз). Хәзерге вакытта бу халыкларда яңа ел Хиҗри һәм Ми лади тәкъвимнәре буенча каршылана. Нәүрүз – фарс. "яңа көн", табигатьнең яңаруын аңлата.
Бәйрәм барлыкка килүе тарихы Русия һәм Татарстанда яңа ел рәсми бәйрәм һәм ял көне. XV гасырга кадәр Русиядә яңа ел 1 мартта башланган иде (Юлиан тәкъвиме). XV гасырдан башлап исә, яңа ел 1 сентябрьдә билгеләнә. 1700 елда Петр I әмере буенча, яңа елны башка Аурупа илләрендә кебек 1 гыйнвар көнне билгели башладылар. 2005 елдан башлап елның беренче өлешендә рәсми ял көннәре (башта 1-2 көн, соңарак 10 көн). |