Баш бит Яңа Каръяуды мәктәбе - школа с.Новые Карьявды Теркәлү-Регистрация

Керү-Вход

Рәхим итегез Гость | RSSШимбә, 20.04.2024, 14:12
УҢЫШЛАР!!!
Безнең уңышлар
Безнең сайт "Белем җәүһәрләре" Халыкара интернет-проектлар бәйгесе лауреаты

МЕНЮ

Бүлекләр
Укытучыларга [43]
Укучыларга [15]
Конкурслар [18]

Проектлар
  • ТУКАЙГА-125
  • Кружок сайты
  • Галимжан Ибрагимов тормышы, ижаты
  • Культура Башкортостана
  • Халит блогы

  • Блоглар
    Блог Президента республики  Блог Министра образования РБ

    Мини-чат
    200

    Сайтның гомере

    РУСОБР рейтингы
    Сайтка тавыш бирэбез

    Статистика

    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0

    Кунаклар-Гости
    Locations of visitors to this page Free counters!

    Обмен файлами

    САЙТ хакы

    Мәктәп директорлары

    Бәһия абыстай (1908-1919)

    Мәгърифәт кояшының беренче нурларын Каръяудыга китерүче мин булдым. Мәгърифәт көченә шулхәтле ышандым ки, үзем тәрбияләгән кызларым чын дәрәҗәдә югары сыйфаттагы бала тәрбияләүче булып җитешүенә өметләндем. Бала тәрбияләү - бик җаваплы эш бит ул. Бу һөнәргә теләсә кемне тартып, балаларыбызны боза күрмик. Минем заман күптән үткән булса да, менә бит, замандашларымның хыял-теләкләре тормышка ашып килә түгелме? Динсез яшәп карадыгызмы?

    Юк шул, динсез яшәп булмый! Мәгълүмат күләме мәрхәмәтлелек күләменә әверелми икән шул. Акыл эше күңел торышына сеңдерелә алса гына тиешле нәтиҗә бирә икән ул. Яман кеше яхшы мөгаллим була алмый.

     

    Народный дом Чанышев (1923-1926)

    Чанышев абыйны хәтерләүчеләр бик аз, хәтта аның исеме дә билгесез. Ул бу якларга партия кушуы буенча килгән. авылның олы кешеләрен дә, яшьләрен дә, аларның үсеп килүче балаларын да белемгә, яңа тормышка тартырга тырышкан. Чанышев абый яныл, дәртләнеп, тормыш авырлыклары белән көрәшеп эшләгән.

     

    Кукарева Татьяна Ивановна (1926-1933)

    Мин, гади генә чуваш кызы, крәстиән баласы, үз гомеремдә зур мәртәбәләргә ирештем. Укып чыга алуыма, яраткан эшем белән шөгыльләнүемә юл ачкан хөкүмәткә гомерем буе рәхмәтле булдым, аңа һәрвакыт тугърылык күрсәттем. Укучы балаларымны да, үз балаларымны да илебезнең чын патриотлары итеп тәрбияләүгә барлык көчемне салдым.

     

    Фәрвәзов Кәбир Фәрвәз улы (1936- 1942, 1946-1955)

    Озын, катлаулы тормыш юлы үттек. Күп авырлыклар күрдек, барын да җиңеп чыктык. Гомерем буе намус сакладым, шуңа күрәдер Бөек Ватан сугышы башланып, мине фронтка алмый торуларына гарьләндем, кимсендем...

    Сугыштан да исән кайттым, насыйп булгач. Бөтен ниятләрем дә тормышка ашты, өметләрем акланды. Язмышыма бик-бик рәхмәтлемен.

     

    Садыйкова Тәзкирә Галим кызы (1942-1944)

    "Зәһәр усал апа иде,” - дип исләренә төшерә аны күргән-белгәннәр.

    Шулай булгандыр инде, ләкин каты кул заманында бу рәвешле усаллык һәрьяклап хупланылып килгән. Кичерелгән тормышы, яшәү шартлары аны усал булырга мәҗбүр иткән, күрәсен.

    Тәзкирә апа бик яшьләй ятим кала. (ксез бала көнкүреше, бигрәк тә ул яшәгән авыр елларда, коточкыч булган, әлбәттә.

    Хатын-кызның авыл хуҗалыгында рәис булуы нинди көч, нихәтле ихтыяр таләп иткән. Искиткеч! Ә шул ук вакытта мәктәп директоры вазифасын да тартып килү - ир-атның да бик сирәге башкара ала торган эш.

    Шуңа карамастан, күзләрендәге боз кыйпылчыклары эрергә генә тора төсле. Балалар укысын, кеше булсын дип ул үзенең сугыш елларындагы булыр-булмас акчасына да,  уку кирәк-яракларын алу мөмкинлеген таба белгән.

     

    Валишин Гаян Җиһаннур улы (1944-1946)

    Нахаклардан да авыр нәрсә юк бит ул бу дөньяда. Сугышка теләп, чын күңелдән туган илемне сакларга, аны фашистлардан азат итергә дип киткән идем, ләкин туган җиремә каһәрләнеп кайтырга туры килде. ;ичберкемгә үпкә тотмыйм, беркемне дә гаепләмим, заманы шундый булды бит аның - һич тә без теләгәнчә булмады.

    Тән газаплары, дошман тарафыннан күргән җәберләүләр, үз илеңдә, үз хөкүмәтеңнән күрелгәннәре белән чагыштырганда бернигә дә тормый икән. Гомер ничек тә үтте, ләкин нахакка рәнҗетүләрне дошманыма да теләмим.

     

    Дәүләтшин Марс Шәйхелимам улы  (1953-1955)

    Авылдашлары һәм коллегалары тарафыннан Марс Шәйхелимам улы Дәүләтшин үтә зыялы кеше, дип билгеләнә. Тарихчы, иҗатчы - шигырьләр иҗат иткән шәхес. Башлыча, тарих белән филологияне аерырга ярамый да ул, чөнки тел-әдәбият үзгәреше турыдан-туры тарих агышы, тарих өчен мөһим булган зур вакыйгалар белән билгеләнә, ә тарихка,  әдәбиятсыз, коры саннарга әверелеп китү куркынычы яный.

    Зыялыларның кайберләре, әйтергә кирәк, бик сирәк очрый торганнары, эчке табигате белән үк бүләк-дәрәҗәләрдән өстенрәк була. Андыйларның югары әхлаклы булуы да, белемгә омтылуы да, сулыш алу һәм ризык җыюга бәрабәр дәрәҗәсенә күтәрелә.  Бу типтагы адәмнәрнең күңел дөньясы шулай корылган ки, алар башкача яши алмый да. Миңа калса, гәрчә үзем күрмәсәм дә, Марс абый Дәүләтшин сирәк очрый торган зыялылыкка ия булган адәми заттыр сыман тоела.

     

    Исаев Мидхәт Яхъя улы  (1955-1960)

    Мидхат Яхъя улы Исаев мәктәп белән җитәклек иткәндә балаларны чын хезмәт кешеләре итеп тәрбияләү көн кадагы булып торган. Шуңа күрә әлеге директор мәктәп "хәтерендә” хуҗа-директор булып калган. Ул һәрвакыт эш кораллары булдыруны кайгырткан.

    Шуннан тыш, бу заман мәктәп бакчасының шәбәеп китүе белән дә билгеле. Иң якын, ышанычлы ярдәмчесе булып, хезмәттәшләре исендә, директор  хатыны була белгән кеше, Камилә Чанышева, матур истәлек булып кереп калган.

     

    Мурасов Камил Галләм улы  (1960-1961)

    Каръяуды мәктәбе директоры булып килүем Мидхәт абый Исаевның Имәнлекулга кайтып китүе белән бәйле.

    Мин октябрь аенда (1960 нчы ел) Чакмагыш халык биюләре ансамбле составында Мәскәүдә Кремль сараенда СССРның Верховный Советы депутатлары алдында концертта катнашып кайттым. Кайткач, балалар алдында да, ата-аналар алдында да чыгышлар ясап, кичәләр оештырдык.

    Ел дәверендә төрле предмет кичәләре, тарихи даталарга карата бәйрәм кичәләре оештыра идек. Монда минем үземнең баянда уйнавым, биергә өйрәтүем укучыларны оештырганда булышлык итте. Укытучылар, китапханә, клуб эшчеләре белән берлектә Ф.Бурнашның "Яшь йөрәкләр” пьесасын сәхнәләштердек. Аны өч авылда – Яңа Каръяуды, Түбән Каръяуды, Яңа Бирде клубларында куйдык. Әйтергә кирәк,  пьесаны халык бик яратып карады.   

     

    Камалова Финә Галләм кызы  (1963-1965)

    Бу туташ зур таза гәүдәсе белән аерылып торган. Бик үзенчәлекле киенеп йөргән. Заманы өчен затлы саналган ак фетрдан тегелгән итек, каракуль якалы пальто...

    Фина апа Камалова заманында мәктәпнең пионер дружинасы Чехословакия герое Ян Налепка исемен алган. Шуңа нисбәтле, Каръяуды пионерлары Чехословакия пионерлары тагып йөрегән значоклар һәм галстуклар белән тәэмин ителә. Шул ил балалары белән Каръяуды балалары хат алышкан. Хатны, гадәттә, пионер линейкаларында укый торган булганнар.

     

    Әюпов Мәхмүт Насыйр улы (1965-1968)

    Әюпов Мәхмүт Насыйр улы директор буларак, бик таләпчан, тирән белемле, югары культуралы, үтә дә гадел, тырыш кеше булып танылган. (зендәге шул сыйфатларны башкаларда күрергә теләгән, шуның өчен барлык көчен салган.

    Укытучылар арасында көнчеллек, бер-берен күрәлмәү кебек ямьсез күренешләр бетерелгән. Алар урынына һәрвакыт белемгә омтылу, бер-береңә хөрмәт күрсәтү, тыйнаклык, җыйнаклык кебек сыйфатлар нык сеңдерелгән. Мәктәптә яңа заман укытучысы ул эшләгән чакта формалашты, диләр, аны белүчеләр.

    Мәктәптә ныклап алып, спорт белән мавыгып китүләр дә Әюпов чорына туры киләдер, мөгаен.

     

    Йосыпов Әнфәл Садретдин улы  (1968-1971)

    Йосыпов Әнфәл Сәдретдин улын коллегалары һәм укучылары үтә дә пөхтә, һәр эштә дә төгәл кеше буларак хәтерлиләр. Аз, ләкин җор, сүзле булу ир-ат кыяфәтенә ягымлылык өсти. Беркайчан да югары ноталарда мөгалләмә алып бармады, тигез тавыш, әдәпле сүзләр генә кулланып, теләсә кемне, бик яхшы булмаган гамәлләр кылганы өчен җайлы гына итеп, оялта белә иде, диләр аның турында. Үз гаебен шул рәвештә сизгән кеше башка вакытта элекке хаталарын һичберкайчан кабатламас булган.

     

    Васиков Камил  Хәби улы (1973-1975)

    Бу директорның әлеге вазифага алынуы мәктәпнең урта белем бирү уку йорты булып җитешүе белән бер үк мәлгә туры килә.  Бу заманда анда бердән-бер баянист булган - ул да булса  - мәктәп директоры Камил Васиков. Директор абыйлары гармун уйнаган көйгә җырлаучы кечкенә әртистләрнең горурлыгы чиксез булган.

    Чыннан да, бу директор заманында мәктәп тарихы спорт, сәнгать үсеше белән билгеләнә. Шуны исбат иткәндәй,  Камил Хәби улы үзе дә әле булса шигырьләр язгалый, спорт белән шөгыльләнүен дәвам итә.

     

    Арсланова Лира Тимергали кызы (1975-1977)

    Җаны-тәне белән укыту эшенә, укучыларына бирелгән була. Укытучылык хезмәтенең фанаты, дияргә була аны. Мәктәптән, гомумән, кайтып китә белмәгән. Гәрчә бик ерак яшәмәсә дә, каты-коты ашап, көнен тулысы белән шунда үткәргән. Хезмәт фәнен укыту нигезләре  шул заманда рәсмиләштерелгән. Яңа уку ысулларына зур игътибар биргән, атна саен методик укулар үткәрү - аның заманына хас булган күренеш.

    "Мин аңа шәһәрдән бер махер башлык алып кайттым, - дип сөйли Хәния апа Батраева. - Ул искереп бетте, яңаны алырга кирәк. Әйдә, калага, бергә сайлап алырбыз”,- дим.

    Юк инде. Кукраеп шуны киеп утырды " Эш кала бит!” -  дип җавап бирә торган иде.

     

    Калагаев Николай Рәфил улы (1977-1981)

    Коля абый Калагаевның уены-чыны үзара тыгыз үрелеп килә. Гомумән дә, бик шаян, уен сүз сөйләүчән кеше ул. Аңа хас булган драма әртисте сәләте үзен күрсәтергә һәрчак омтылып тора, ахрысы. (зе бик ачык, киң күңелле адәм, чын педагог.

    Николай Калагаев һәрчак ярдәмгә килергә әзер торган зур йөрәкле, бертөрле эштән дә тартынмый торган кеше буларак та билгеле. Бу хакта аның яшәү рәвеше дә, гаилә тормышы да, һөнәри эшчәнлеге дә һәрдаим сөйләп тора.

     

    Хәйруллин Ришат Мидхәт улы (1982-1983)

    Бөре педагогия институтын тәмамлаганнан соң Чакмагышта "Пионерлар йорты”нда, гомум белем бирү мәктәпләрендә эшли. Мәктәптә, ул җитәкләгән заманда, төзелеш эшләре яңартылып, җанландырылып җибәрелә.

    Коллегалары һәм укучылары аны "звоноклар өлкәсе”ндә яңалык кертүче буларак хәтерли. Тәрбия эшләре буенча завучны чакыртмакчы булса, звонокка ике тапкыр баскан, уку-укыту буенча урынбасарын кирәксенсә, бер тапкыр гына баса торган булган.

    Ачык, сүзчән адәм, диләр аны. Әле Чакмагышта яши һәм эшли.

     

    Фәйрүзов Рәсүл Гата улы (1983-2006)

    Рәсүл Гата улын Каръяуды мәктәбе укытучылары аеруча якын күрә. Ул 22 ел мәктәп директоры булып эшләгән. Фәйрузов үзе эшләгән чорда яңа мәктәп төзи, аның материаль-техник базасын баета, предмет кабинетларын заман таләпләренә яраклаштырып җиһазландыра, бердәм-тату укытучылар коллективы туплый. Укучылар район-кала ярыш һәм конкурсларында, олимпиадаларында призлы урыннар яулыйлар. Мәктәпнең даны республика гына түгел, Русия күләмендә дә билгеле була. Болар барысы да – Рәсүл Гата улы Фәйрузовның тынгысыз хезмәт җимешләре. Укытучылар күңелендә ул эзләнүчән,заман сулышын тоеп эшли торган җитәкче булып кала. Бүген дә аның исемен тирән хөрмәт белән искә алалар.

     

    Сәетова Алия Фаил кызы

    (2006 -2008)

    Мәктәпнең әлеге директоры да, яшь булуына карамастан, үзеннән элек эшләп киткән коллегаларыннан калыша торган ханым түгел. Ул инде, чын мәгънәдә, ил анасы булуга ишарә итеп эшли. Ил анасы булуы һәр бала белән чын күңелдән кызыксына белүенә бәйле. Күп балалы ана сыман, ул һәр бала уңышына шатлана, аның һәр кылыгына игътибар бирә.

    Дәрес үткәргәндә, математика укытучысы булса да, балалар белән мөнәсәбәтен коры мантыйкка гына кормый, җитдилекне күңел йомшаклыгы белән үрә белә. Гомумән алганда, ул да үз төбәге, үз мәктәбе җирлегендә үсеп чыккан, халык педагогикасын яшьтән үк күңеленә сеңдергән шәхесләрнең берсе.

     

    Әминева Эльмира Флүр кызы

    (2008-2009)

    1965 нче елның 20 ноябрендә Чакмагыш районы Каразирек авылында туа. 1983 нче елда Каразирек урта мәктәбен тәмамлый һәм Башкорт дәүләт педагогия институтының математика-физика бүлегенә укырга керә. 1988 нче елда укуны тәмамлый һәм ИскеСөрмәт сигезьеллык мәктәбенә математика укытучысы итеп билгеләнә. 1999 нчы елдан 2008 нче елга кадәр директор вазифасын үти. 2008 нче елда Иске Сөрмәт мәктәбе башлангыч мәктәпкә әйләнгәч, Яңа Каръяуды урта мәктәбенә директор булып эшли башлый. Әлеге вакытта Яңа Каръяуды тугызъеллык мәктәбендә укыту-тәрбия эшләре буенча директор ярдәмчесе вазифасын башкара.

    Һава торышы
    Новые Карьявды 

    Керү формасы-Вход

    Календарь
    «  Апрель 2024  »
    ДшСшЧршПнҗҖмШмЯкш
    1234567
    891011121314
    15161718192021
    22232425262728
    2930

    Бәйрәмнәр-праздник

    Вконтакте
    Без Вконтактеда

    Социаль битләр

    СМС-бесплатно




    www.ucozon.ru

    Дуслар-Друзья
    Все сайты Уфы и Башкортостана на BASHSITE.ru Башкортстан татарлары - Татары Башкортостана Дуслар / Независимый татарский портал МИНЕМ ИЖАТ Балтаси.ру - Балтач районы порталы Методическая копилка учителя информатики портал башкирской музыки Образовательные ресурсы ОПРБ Аккуз мэктэбе Татар язучылары Халит сайты http://tatarfantast.moy.su/

    Теглар болыты-Теги

    Эзләү-Поиск

    Азатлык

    Яңа Каръяуды мәктәбе © 2024Сделать бесплатный сайт с uCoz