МӘКТӘП ачылу ТАРИХЫ
1919 ел. "Халык йортында” (народный дом)башлангыч белем мәктәбе ачыла.
Беренче укытучы Чанышев фамилияле егет була. Ул беренче пионер оешмасына һәм комсомол ячейкасына нигез сала.
1924 ел. Уку мәчет бинасына күчерелә.
1926 ел. Башлангыч мәктәпкә нигез салына. Укытучы Кукарева Т.И
1926-33 еллар. Яңа башлангыч мәктәп йортында уку алып барыла. Укытучылар: Кукарева Т.И. һәм Захаров П.М.
1936-37 еллар. Җидееллык мәктәп ачыла. Директоры Фарвазов К.
1963 ел. Сигезьеллык мәктәп ачыла..Директоры Камалова Ф.
1973 ел. Урта белем бирү мәктәбе ачыла. Директоры Васиков К.Х.
1983 ел. Мәктәп директоры итеп Файрузов Рәсүл Гата улы эшли башлый.
2006 ел. Директор Саетова Алия Фаил кызы.
2008 ел. Директор Аминева Эльмира Фаил кызы.
2009 ел. Мәктәп, укучылар саны кимү сәбәпле, гомүм белем бирү мәктәбе статусына күчте, ягъни 9 еллыкка әверелде.
Мәктәп реквизитлары:
Адрес: 452221, Башкортостан, Чакмагыш районы, Яңа Каръяуды авылы, Үзәк урам, 46.
(Башкортостан, Чекмагушевский район, с.Новые Карьявды, ул.Центральная, 46.)