Баш бит Яңа Каръяуды мәктәбе - школа с.Новые Карьявды Теркәлү-Регистрация

Керү-Вход

Рәхим итегез Гость | RSSҖомга, 26.04.2024, 23:06
УҢЫШЛАР!!!
Безнең уңышлар
Безнең сайт "Белем җәүһәрләре" Халыкара интернет-проектлар бәйгесе лауреаты

МЕНЮ

Бүлекләр
Укытучыларга [43]
Укучыларга [15]
Конкурслар [18]

Проектлар
  • ТУКАЙГА-125
  • Кружок сайты
  • Галимжан Ибрагимов тормышы, ижаты
  • Культура Башкортостана
  • Халит блогы

  • Блоглар
    Блог Президента республики  Блог Министра образования РБ

    Мини-чат
    200

    Сайтның гомере

    РУСОБР рейтингы
    Сайтка тавыш бирэбез

    Статистика

    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0

    Кунаклар-Гости
    Locations of visitors to this page Free counters!

    Обмен файлами

    САЙТ хакы

    Түбән Каръяуды авылы тарихы
    Бүгенге көндә Түбән Каръяуды авылында яшәүче Габдуллин Бари сөләгәннәрдән:
    1905 елга кадәр авыл өйләре тау астында урнашкан була, теге якка карап төзөлгән була, 1905 елда ниндидер афәт аркасында бөтен Каръяуды янып бетә һәм авыл әлеге урынга күченеп утыра. Элек Түбән Каръяуды бик зур булган - юлдаш башыннан әлеге дуңгыз фермасына кадәр иде, авыл башында Хәмәтдин, Хәниф абзыйлар яши иде, каенлыкул чокырыннан зират турына кадәр тагын бер урам, зиратның теге ягында аркылыга да бер урам бар иде, басу читләре читәннәр белән киртәләнгән иде, яисә канау казылган иде.
    Мәрдәмшина Фәткия (әле Ханов Илдуслар яши) тыкрыгыннан Базы буена табан Шаби (малае Борхан) су тегермәне салган, шуннан ул юл Шабы Юлы дип атала. Басу буйларындагы юлларга капкалар куелган иде, безнең авыл тирәсендә өч капка – каенлыкул буенда, әрем басуы буенда һәм чиялекулга илткән юлда – почмакта тагын бер капка бар иде – ул Каран капкасы дип атала иде.
    Ә инде 1924 елда ындыр арты урамыннан халык Ленин авылына күченә башлый, берьюлы дигәндәй бу урамнан 20 ләп хуҗалык күченә. Ленин авылына күченүне оештыручы (әлеге Исмагилев Әюп абзый яшәгән урында яшәгән) Вагапов Зәки була, ул авылның беренче коммунисты була, аның зур гына сепараторы булган һәм бөтен халык аларга килеп сөт аерталар иде. Шушы Зәки абый 1921 елда Габдуллин Бариларның иске өендә зур итеп мич салдырган һәм шунда Латип исемле карт күмәч салган, шулай ук зур ике казан асып 7 – 10 яшьлек балаларны (ачларны) өстәлләр сузып, өйрә ашаталар иде. Ленинга күчкәч тә, бу авылга исемне шушы Вагапов Зәки бирә, чөнки бу еллар Владимир Ильич Ленин үлгән еллар иде. Башта тау астында яшәгән Нуриев Закир, аннан әлеге Хайруллина Бибикамал әби яшәгән урынга күченә, алачык корды, аннан сон барлык кирәк әйберләр эшләп бирүдә халыкка зур ярдәм итә. Шайхуллин Мәйшәриф урынында (хәзер Хаматханов Вилур яши) Вәлиев Зәкинең әтисе Вәлиәхмәт карт яши иде, аның ул Зәки, Закирҗан 1914 елгы, Шакирҗан 1916 елгы бар иде. Шакирҗан Рәҗәп авылында укыта иде. Тегермәнче Шаби улы Шабиев Борхан – авылга түбән очка тегермән салдыра. Халык шарлама, буа буып,тегермәнгә су төшерә, кышлыкка чит читеннән арыйк (улак кебек) эшләп, салам белән каплыйлар иде, тегермәнчеләр булып Шаһапов Камалетдин, Хәмидуллин Насиплар әшләде. Бу тегермәнне эшләтүдә Баянов Ислам зур ярдәм күрсәтте, ул Телҗман исемендәге колхозда ревком председателе иде.
    Борхан киткәч шул урынга Мәрдәмшин Вәлиәхмәт (Мардамшина Фәткиянең биатасы) килеп урнаша, ул авылның гына түгел тирә - якның да атаклы тегүчесе иде, авыл халкына туннарга кадәр тегә иде. Җөн тетүче, пима басучы Җәлил карт (улы Хәбир Ягергә күчеп китте) бар иде, ул әле Хаматдинов Җиһандар яшәгән урында яши иде. Авылда өч күмәч салучы бар иде: Хәсәнша карт, Фәткелбаян карт, Сәлимҗан карт (әлеге Шавалиев Шайхали урынында ) үз өйләрендә күмәч салып, Бәйгелде базарына чыгаралар иде.
    Сәлимҗан карт белән Фәткелбаян картны кулак иттеләр. Фәткелбаян карт – батыр разведчик Зәкәрия Нурлыгаяновның әтисе, Зәкәриянең 1918 елгы Ильяс исемле абыйсы да бар иде, ул 1946 – 47 елларда сугыштан офиөер булып кайтты, аннан Октябрьск якларына китә, Туймазыда поезд юлында һәлак була.
    Шулай ук авылда җәнлек тотучылар бар иде: Нурлыгаян абзый (безнең күрше иде) һәм әле Бикмухаметов Акрамнар яшәгән урындагы Җәннәт абзый. Әгәр дә бүре авылга зыян ясап китә икән, бүре эзе буйлап китәләр дә, тапкач хәбәр итәләр, куа чыгалар, ул вакытта мылтык белән ату булмый, ә бары тик башышда тимере булган тәпәч белән сугып китәргә тиеш булалар. Бүрене алып кайткач бүләккә сарык бирелә иде аларга.
    Әле Сайфутдиярова Рида яшәгән урында генерал Шәйхетдин яши иде, аның улы Кашаев Мәүләви 1927 елгы, сельхозда инженер булып эшлэде, ә Мәүләвинең улы Кашаев әле район больницасында хирург булып эшли. Ә Шәйхетдин үзе соңыннан Ленин авылына күченде.
    Әле Валишина Фәһимә яшәгән урында Латыпов Хаҗигали мулла яши иде, аның ике өе, ике хатыны бар иде, олы хатынының балалары (берсе Хөснелхата исемле иде) 1927 елда ягергә күченделәр, шушы елларда ындыр арты урамында яшәүчеләр арасыннан да Ягер авылына күченделәр. Ягер авылы – Салават исемендәге колхоз булып йөрде, баш бухалтер булып Батраев Абзал эшләде.
    Авылда кемнәрне кулак иттеләр, шулар барысы да 1929 елларда үзләре колхозга иң беренче булып керде, кулакларның әйберләрен комиссия төзеп, халыкка саттылар (хакын арттырып), каралтыларын келәт, дубыр итеп күчерделәр, атларын да колхозга алдылар, шулай әкренләп колхоз оешты. Колхоз оешкан чорларда ветврач булып әле Арсланов Радиллар яшәгән урындагы Галин Хаҗиморат эшли (Галин Тимерҗанның әтисе Габтерәйнең энесе була) иде. Ул соңыннан Октябрьскига күченеп китә.
    Авылыбызда тагын да укымышлы кешеләр бар иде. Аларның берсе Гаян Җиһангәрәй улы Вәлишин иде. Ул район гәзитенең беренче редакторы булды, мәгариф бүлеге инспекторы да, партиянең Аскын, Чишмә, Балтач райкомы секретаре, Бөре сәүдә училищесы укытучысы да булып эшли. Ибраһимов Әфләх Гүмәр улы – 1928 елгы, Уфа болҗниөаларының берсендә врач – хирург булып эшләде, аның төп йорты урынында әле Саяхова Венера яши.
    Минем истә калганнардан шушылар инде. Әле Хаматдинов Флүр яшәгән урында эчтәрәк мәчет бар иде, аның мулласы Латыпов Хаҗигали, мәзине Галин Гаптерәйнең абзыйсы Набиулла иде. 1931 елда йөрү туктатылды, мәчетне бетерделәр манарасын төшерделәр, мәчетне сүтеп юлдаш башына клуб иттеләр, бу 1951 елларда була. Ә аңа кадәр әлеге Батраев Әхнәф урынында клуб бар иде, залының идәне җир иде, ә сәхнәсендә без укыдык. Әлеге Флүр урынында 1646 елларда агач мәктәп бар иде, шуннан мәктәпне 1947 елларда юлдаш тавының башына салалар (һәрхәлдә Хамадияров Фәнзилләр әлеге Флүр урынындагы мәктәптә укый башлыйлар, ә 4 классны юлдаш тавындагы мәктәптә бетерәләр). Ә иске мәктәпне Тельман исемендәге колхоз белән 2 Коммуна колхозы (Яңа Карьяуды белән Чишмә Каран авыллары) кушылгач, колхоз исеме 2 Коммуна булып кала, әлеге Хунафин Әнгам күршесенә правление итеп салалар. Бу 1954 еллар була. Ул вакытта колхоз рәисе Камалов Рәис, ә зам пред Вәлиев Зәки иде.
    Әлеге шоссе таш юл 1936 елларда эшләнгән, башта ул юл олы кое тыкрыгыннан үткән булган.
    1936 елларда Тельман исемендәге колхозда (Түбән Каръяуды авылы) председатель булып Шәрифуллин эшләде, 1938 елларда сугышка кадәр Саяхова Венераның әтисе Гиззетдин Фәттәхов эшләде.
    Авылда иң беренче шоферлар Шавалиев Шәйхали, Якупов Шәймулла булалар, бу 1938 елларда иде, алар 1,5 тонналы (полуторка) машиналарда эшләделәр. 1947 елларда кәнсәләр юлдаш башына күчә. Ә инде 1947 елларда Победа колхозы (Урта Карьяуды авылы – председателе Галимьянов Гарифьян, аннан соң Вәлиев Зәки булды, баш бухгалтеры Низамов Сәгъди иде) белән Чкалов исемендәге колхоз (Чиялекул авылы - председателе Буләков Шайхәли, бухгалтеры Буләкова Ханә иде) Тельман исемендәге колхозга кушыла, колхоз 2 Коммуна колхозы булып кала председателе Камалов Харис, баш бухгалтеры Исламова Фагилә булып кала. 1954 елдан председатель булып Хафизов Хаҗигали эшли башлый. 1958 нче елда колхозның исеме "Волга” исеменә үзгәрә, Хафизов Хаҗигали үзгәртә. Ул колхозда 12 ел эшли.
    Түбән Каръяуды авылында чебеш фермасы бар иде, читән белән әйләндерелгән иде, чебеш караучылары булып Хайруллина Бибикамал, Галиева Җәмиләләр эшләделәр, Шайхелисламов Әһәлетдин мөдир иде,алар чебешләрне Чакмагыштан үзләре барып алып кайталар иде. Чебеш фермасы теге якка 1965 – 65 елларда күчте, анда 2 – 3 ел гына эшләде. Шулай ук авылның җимеш бакчасы да бар иде. Ул Базы буенда урнашкан иде, бакча бригадиры булып Гузин Хәниф эшләде, бу җимеш бакчасы 1935 еллардан 1964 елларга кадәр эшләде, соңыннан ул эшче көче җитмәү аркасында Яңа Бирде авылына күчерелде.
    Авылда 1964 елларда беренче медпункт эшли башлый, башта ул кәнсәләр белән бер йортта була, аннан соң 1966 елларда агач медпункт салына. Иң беренче медработник булып Хафизов Флүр Газизьян улы эшли, ә аннан соң 1966 нчы елның августында Низамова Фәүзия эшли башлый. Ул гомер буена хаклы ялга чыкканчы монда эшли, ә Фәүзиядән соң 200 елда килене Низамова Рифа эшли. 1952 – 1962 елларда авыл бригадиры булып Нургалиев Әмин эшләде, ә бригадир ярдәмчесе булып Сайфутдияров Шәйми эшләде, шулай ук шул 10 ел эчендә Майшариф Шәйхуллин да 1 – 2 эшләп алды. Алачык авылның теге очында иде, тимерче булып Шагали Ахметов эшләде. Безнең авылда Карьяуды волосы да урнашкан иде, бу волоска Урта Карьяуды, Түбән Карьяуды, Чиялекул, Яңа Карьяуды арасындагы авыл (хәзерге Чишмә Каран авылы) керә иде. Шул чакларда бер волостән 2 нчесенә йөрүче олау чабучы була иде, ә бездә ул әлеге Хәмит белән Зәкирә арасындагы Шайхәттәр иде ( начальство йөртүче, иң ышанычлы кеше). 1933 елларда авылда магазинда Хамадияров Миннеәхмәт эшләгән. Ул магазин әлеге Шавалиев Шайхали белән Низамов Хади арасында урнашкан иде, 1940 еллардан Миннеәхмәт Чакмагышта базада эшли, магазиннарга товарлар тарата, 1937 елда алар Рәҗәпкә күченәләр. Шулай ук Хәниф ихатасындагы келәттә халыктан йомырка җыеп, шуңа әйбер сата иде, ә сатучысы Арслангали (әлеге Галиев Адисның картәтәсе) иде, аның турында кызык кына җырлар да чыгаралар иде, мәсәлән:
    Хәниф лавкасының
    Күтәрмәсе бәләкәй
    700 күкәй ваткач
    14 тәңкә нәмәкәй.
    Арслангали битләренә
    Эт тиресе каплаган
    700 күкәй ашап
    3 көн ипи капмаган.
    Аннан магазин юл буена күчә, анда иң беренче сатучы булып Шаһиҗиһан Шайхуллин эшли. Ул армияга киткәч Ленинградтан эвакуация белән килгән Марусяда эшләде, аннан соң инде күп еллар Нурдидә Саяхова эшләде. Шулай ук авыл магазинында Валишин Нурлыгаян, Исмагилова Мәүҗидә, Шазаки Галин, Венера Саяховалар эшләде. 1964 елларда колхозга Риф Фәхретдинов агроном булып кайта. 1966 да аны колхоз рәйесе итәләр. 1972 елга кадәр председатель була. Ә инде 1972 дан Киндеркүл авылында бригадир булып эшләгән Якупов Баттал эшли (1980 елга кадәр). 1980 – 1986 га кадәр Локманов Илвир эшли. Локманов каенлыкта аерым бия малларын җыеп кымызлык оештырды, күчмә вагоннар белән, Саяхов Мәдхәт, Хәмәтдинов Әнвәрләр конюх иделәр. Сайфутдиярова Фәнзия, Нургалиева Газизәләр бия саудылар, кымызның 1 литры 1 сум иде. 1984 елларда кымызлык чебеш фермасында да оештырылды, Шайхуллина Худида, Габдуллина Мәвәләр сава иде ул вакытта, Нургалиев Өлфәт фураж, печэн ташый иде, кымызлык Салимов Рим председатель чагында да (1986 – 92 еллар) бар иде, соңыннан Чиялекулга күчте. Түбән Каръяуды башлангыч мәктәбендә 1964 еллардан соң Фарвазов укытучы булып эшләде. 1975 елларда мәктәп салынды, ә 1981 – 82 елларда таш йортларны, клубны да Локманов Илвир чорында салдылар. Шулай ук әлеге таш фермаларны да Локманов эшләгән чорда тозеделәр.
    Соңгы чорларда (1986 – 1989 елларда) алачык та әлеге урынына күчерелә. 1996 елда таш магазин төзөлә, аның бер ягында райпо магазины, ә икенче ягында шәхси эшкуар Нургалиева Флира магазин ачты.


    Бари бабай сөйләгәннәрне авыл клубы мөдире Р.Хамадиярова язып алды. 15.01.2007 ел.


    Һава торышы
    Новые Карьявды 

    Керү формасы-Вход

    Календарь
    «  Апрель 2024  »
    ДшСшЧршПнҗҖмШмЯкш
    1234567
    891011121314
    15161718192021
    22232425262728
    2930

    Бәйрәмнәр-праздник

    Вконтакте
    Без Вконтактеда

    Социаль битләр

    СМС-бесплатно




    www.ucozon.ru

    Дуслар-Друзья
    Все сайты Уфы и Башкортостана на BASHSITE.ru Башкортстан татарлары - Татары Башкортостана Дуслар / Независимый татарский портал МИНЕМ ИЖАТ Балтаси.ру - Балтач районы порталы Методическая копилка учителя информатики портал башкирской музыки Образовательные ресурсы ОПРБ Аккуз мэктэбе Татар язучылары Халит сайты http://tatarfantast.moy.su/

    Теглар болыты-Теги

    Эзләү-Поиск

    Азатлык

    Яңа Каръяуды мәктәбе © 2024Сделать бесплатный сайт с uCoz