Баш бит Яңа Каръяуды мәктәбе - школа с.Новые Карьявды Теркәлү-Регистрация

Керү-Вход

Рәхим итегез Гость | RSSПәнҗешәмбе, 28.03.2024, 22:42
УҢЫШЛАР!!!
Безнең уңышлар
Безнең сайт "Белем җәүһәрләре" Халыкара интернет-проектлар бәйгесе лауреаты

МЕНЮ

Бүлекләр
Укытучыларга [43]
Укучыларга [15]
Конкурслар [18]

Проектлар
  • ТУКАЙГА-125
  • Кружок сайты
  • Галимжан Ибрагимов тормышы, ижаты
  • Культура Башкортостана
  • Халит блогы

  • Блоглар
    Блог Президента республики  Блог Министра образования РБ

    Мини-чат
    200

    Сайтның гомере

    РУСОБР рейтингы
    Сайтка тавыш бирэбез

    Статистика

    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0

    Кунаклар-Гости
    Locations of visitors to this page Free counters!

    Обмен файлами

    САЙТ хакы

    Каръяуды авылы тарихы
    Түбән Агыйдел төркемчә составына керә. Бу төркемгә Енел, Тәрә, Елан, Киргиз, Елдән, Канлы, Дуван, Уваныш кабиләләре күчмә тормыш белән яшәгәннәр. 17 гасырда башкорт җирләрендә шәһәрләр, крепостьләр, заводлар төзелә башлый. Рәсәсйнең үзәк районнарыннан Идел буйларыннан руслар, татарлар. Мари – чувашлар, удмурд һ.б. милләт халыклары, тагын да 1843 елдан крепостной крестьяннар йөзәр меңләп алып киләләр. Башкорт җирләре зур завод хуҗаларына сатыла. Мал йөреше өчен җир – сулар кысыла. Башкорт халкы авыллар булып утыра башлый. Шушы дәвердә чакмагыш туфрагында өч баба нәселеннән авыллар барлыкка килә.
    Ярдәк баба нәселеннән: Имәнлекул, Аташ, Җәмәй, Каразирек, Каргалы, Яңа Коты, Чуртанбаш. Дуван баба нәселеннән: Чакмагыш, Иске Калмаш, Сыерышбаш, Тозлыкуш, Ихсан, Иске Биккенә, Рапат, Киндеркүл, Кара Көчек, Көсәкәй, Аблай, Калмашбаш. Елан баба нәселеннән: Тамьян, Бикмәт, Әхмәт, Туйнаш, Балак, Дөмәй, Каран, Карьяуды, Сөрмәт, Почкак.
    Шулай итеп, Елан баба нәселеннән Карьяуды авылы халкы барлыкка килә. Карьяуды авылы 1673 нче елларда барлыкка килә, Чупты Кулсарин җирләре була. Башкорт җирләренә рөхсәт белән килеп утырган типтәрләр халкы, алар көчләп христиан диненә кертелүдән качулары була. Бу авыл борынгы, Иске Карьяуды дип аталган. Кыр Елан җиренә килеп утыралар. Күп тә үтми, җирле башкортлар үзләренең җиренә якынаер өчен, Тайняш ягыннан килеп Өчбелә суының Базыга кушылган җиренә килеп утыралар, ә 1740 елдан Крестьян дип аталган оч барлыкка килә. Шулай итеп, бер авыл өч төрле халык нәселеннән һәм өч очтан торып: Иске Борынгы Карьяуды, Түбән Карьяуды, Урта Карьяуды исемнәре белән йөртелә башлый. Авыл җирләре башкортлардан, типтәрләрдән, крестьяннардан торган. Җир хуҗалары – башкортлар, аларның җирләре хәзерге Шаран Карьяудысына барып тоташа. Типтәрләр рөхсәт белән кертелеп, аларга иң начар җирләр бирелә, бу җирләр өчен алар ясак та түләргә тиеш булалар, ә крестьяннар, алар җирле башкортларда ялланып хезмәт иткәннәр, җирсез булганнар. Бүгенге көндә Крестьян нәселе Чиялекул авылы халыкларында. Чөнки бу авыл Карьяуды "крестьяннары” күченеп утырудан барлыкка килгән. Чишмә -Каран - авылы типтәр авылы, бу авылда нәкъ Иске Карьяудыдан күченгән халыклардан башлана, чөнки аларның җирләре ташка кызыл балчыклы, начар һәм үз авылларыннан ерак 12-15 км була. Ә хәзер без яшәгән Карьяуды авылына тукталыйк. Халык телендә Югары Карьяуды дип, ә рәсми исеме Яңа Карьяуды дип атала. Авылга иң башта типтәрләр килеп "14 душ”лык җиргә килеп утыра. Бүгенге көндә авылга беренче күченгән кеше нәселе исән. Ул Галиев Хәмәт бабай. 1880 елларда Хәмәт бабайның әтисе, Иске Карьяудыдан күченә. Ел бик ачык тасвирлана, чөнки Хәмәт бабйның картәтәсе сөләп калдыруынча, алар җәен, арбага барлык кирәк – яракларын төяп, әйберләр өстенә 3 яшьлек Садрины (Хәмәт бабайның әтисе була инде) утырталар, 4 км килгәч, карасалар бала юк. Тиз генә әйберләрен бушаталар да кире ашыгалар. Бәхеткә каршы бала Өчбелә суының яр буенда уйнап утыра. "14 душ” авылы барлыкка килә. Ә 1914 елда Түбән Карьяудыдан башкортлар күченеп авылны дәвам итеп утыралар. 1914 елда Удел Карьяудысы барлыкка килә. (Җирле башкортлар, типтәрләр җирне юкка чыгарып, малларыннан таптатып бетермәсен дип үз җирләренә якынаялар). Ни өчен соң авыл Карьяуды дип атала? Бу турыда күп төрле имеш – мимешләр йөри.





    Карьяуды_Фотоларда тарихи портретлар

    Каръяуды авылы группасы -Вконтакте да.


    Каръяуды авылы кое


    1.Каръяуды авылы ямьле
    Тирә ягы урманнар.
    Гомергә дә оныта алмас 
    Берәр монда булганнар.

    кушымта:

    Яннарыннан борылып-борылып
    Ага Базы сулары
    Урман суы булгангадыр
    Сылу инде кызлары.

     2.Бар җиреннән ургып чыга
    Салкын чишмә сулары.
    Колхозыма дан китерде
    Уллары һәм кызлары

     3.Үсә ,матурая авыл 
    Киләчәге шатлыклы
    Эшчән халык яши монда
    Адым аларның ныклы.

    Камил Васиков



    Һава торышы
    Новые Карьявды 

    Керү формасы-Вход

    Календарь
    «  Март 2024  »
    ДшСшЧршПнҗҖмШмЯкш
        123
    45678910
    11121314151617
    18192021222324
    25262728293031

    Бәйрәмнәр-праздник

    Вконтакте
    Без Вконтактеда

    Социаль битләр

    СМС-бесплатно




    www.ucozon.ru

    Дуслар-Друзья
    Все сайты Уфы и Башкортостана на BASHSITE.ru Башкортстан татарлары - Татары Башкортостана Дуслар / Независимый татарский портал МИНЕМ ИЖАТ Балтаси.ру - Балтач районы порталы Методическая копилка учителя информатики портал башкирской музыки Образовательные ресурсы ОПРБ Аккуз мэктэбе Татар язучылары Халит сайты http://tatarfantast.moy.su/

    Теглар болыты-Теги

    Эзләү-Поиск

    Азатлык

    Яңа Каръяуды мәктәбе © 2024Сделать бесплатный сайт с uCoz