Безнең җирләрдә Кыр Елан төркеменә кергән халыклар яшәгән.
1866 елдан безнең волость Рәҗәп волосте дип атала башлый.
Архивларда Яңабирде авылы турында материаллар бик аз күләмдә генә сакланган булып чыкты. Булган материаллар да бик боталчык.
1795 елда Яңабирде авылында 42 башкорт, 57 типтәр язылган.
1859 елда барлыгы 217 кеше язылган.
1870 елда 209 башкорт күрсәтелгән.
Совет чоры переписы 234 башкортны күрсәтә.
Шушы санга типтәрләрнең керүе күрсәтелми, хәтта алар башлыча күпчелекне тәшкил итсә дә.
Яңа Сурмәт авылы 19 нчы гасыр азагында гына барлыкка килә.
1920 елда анда 365 башкорт 75 утарда яшәгәннәр.
...
1849 елда 48 башкорт 64 пот уҗым, 192 пот язгы чәчелгән икмәкне җыеп алганнар.
Аграр реформага кадәр крестьяннарның җирләре бик аз булган. Урман һәм елгалар алпавытлар кулында булган. Ләкин реформа да крестьяннарга җиңеллек китерми, ярлылыктан коткармый. Күп кенә нужа күргәннәр, җирләр алама эшкәртелгән, алган икмәкнең, уңышның сыйфаты түбән булган. Халык ачлыктан интеккән. Күпләр үз булган җирләрен дә эшкәртә алмаганнар.
Инкыйлабка кадәр авылда өч су тегермәне булган.
Инкыйлаб алдыннан гына, авылдан ерак түгел, килгән бер бай белән, монастырь төзелә. Аның исеме сакланмаган.
Революциядән соң бу монастырь талана, ә ташларын тирә якка урлап-таратып бетерәләр. Бер нәрсә дә сакланып калмый.
Революция, гражданнар сугышы да авылыбызны урап узмый. Авылда аклар да, чеверевчылар да туктап алалар. Йосыф Дмитриев, Шафигулла Гарифуллин, Хазиев Зәки, Фәйзулла Гарифуллин Чеверев отрядына кушылып, сугышка китәләр.
29-30нчы елларга кадәр аерым хуҗалык көткәннәр.
30нчы елларда коллективлаштыру башлана. Авылга да агитаторлар килә. Озак кына үгетләүләрдән соң, барыбер аламарак булмас, дип, авыл халкы берләшергә була...
Атлар, сыерлар, сабаннар бергә җыела, шәхси келәтләрдәге уңышларны гомүми келәткә тутыралар. Хәтта хезмәт кораллары да берләштерелә. Кайбер крестьяннарга гомүм хуҗалыкта эшләү охшап бетми һәм алар колхоздан чыгалар. 36 хуҗалык кала.
Беренче булыа колхозга Шаманов Усман керә, аның артыннан Кадргулов Әлмөхәммәт, Шафиков Сабит, Исламов Хәйдәр, Хафизов Әгзәм, Шәйхүтдинов Җәләлетдин, Закиров Зыя, Әхмәтшина Зөһрә.
Колхозны "Кызыл шар" дип атыйлар. Беренче колхоз рәисе итеп Шафиков Сабит сайлана.(Ул Бөек Ватан сугышында һәлак була).
Беренче буразнаны Кадргулов Әлмөхәммәт белән Хафизов Әгзам яралар, "Тыпырчынма" (Закиров Зыя аты), "Чаптаркай (Хафизов Әгзам аты) Байбулат ягына караган басуда. Район вәкиле Галиев дигән кеше дә килә бу көнне һәм башкаларны колхозга керергә өнди.
Шәмсетдинов Хөснетдин дигән кеше генә керми һәм аның басуын әле дә "хөснетдин басуы" дип йөртәләр.
Төрле елларда колхоз рәисләре булып эшлиләр: Фәррәхов Зыякай, Шәрифуллин Шәйхәттәр, Идрисов Илъяс, Хәкимов Дәүли, Әхтәмов Нәҗих, Бәдретдинов Җәмгытдин, Шәйхуллин Нәбиулла, Нәбиев Хәмзә, Галимов Җиһанур һәм Ишбулдин.
1933 елдагы ачлык күп кенә авылдашларны мәрхүм итә. Авыл зияратының уртасында әле дә ул каберләр бар. Кайберләр генә авылдан китеп котлылалар.
1937 елда гына колхозның хәле яхшыра башлый. Ферма төзелә һәм аның мөдире итеп Исламов Солтангали сайлана....
(дәвамы бар)