Баш бит Яңа Каръяуды мәктәбе - школа с.Новые Карьявды Теркәлү-Регистрация

Керү-Вход

Рәхим итегез Гость | RSSПәнҗешәмбе, 02.05.2024, 09:10
УҢЫШЛАР!!!
Безнең уңышлар
Безнең сайт "Белем җәүһәрләре" Халыкара интернет-проектлар бәйгесе лауреаты

МЕНЮ

Бүлекләр
Укытучыларга [43]
Укучыларга [15]
Конкурслар [18]

Проектлар
  • ТУКАЙГА-125
  • Кружок сайты
  • Галимжан Ибрагимов тормышы, ижаты
  • Культура Башкортостана
  • Халит блогы

  • Блоглар
    Блог Президента республики  Блог Министра образования РБ

    Мини-чат
    200

    Сайтның гомере

    РУСОБР рейтингы
    Сайтка тавыш бирэбез

    Статистика

    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0

    Кунаклар-Гости
    Locations of visitors to this page Free counters!

    Обмен файлами

    САЙТ хакы

    Баш бит-Главная » 2010 » Ноябрь » 24 » Татар теле буенча олимпиада сораулары.
    20:51
    Татар теле буенча олимпиада сораулары.

    7 класс

    1. Ялгыш билгеләнгән сүз төркемен күрсәтегез:

         1) килүен-исем фигыль;

         2) берничә-билгесезлек алмашлыгы;

         3) ишеткәч- хәл фигыль;

         4) бик- кисәкчә.

    2. Сингармонизм законына дөрес бирелгән аңлатманы күрсәтегез:

         1) тартыклар ярашуын белдерә;

         2) сузыклар ярашуын белдерә;

         3) я сузыклар, я тартыклар ярашуын белдерә;

         4) сузыклар һәм тартыкларның ярашуын белдерә.

    3. Фразеологизмны күрсәтегез:

          1) су сибү;

          2) җим сибү;

          3) борчак сибү;

          4) ашлама сибү.

    4. Кайтым юнәлешендәге фигыльләрне  күрсәтегез:

         1) барган, эшләрләр, киткәннәрдер, килмәс;

         2) юынган, киенгәндер, карангач;

         3) йөкләнер, чукланачак, сузылыр, җәелгәннәр, көрәләчәк;

         4) кызышканнар, күрешербез, карашам;

         5) укытамын, сөрттергәнсең, үткәргәнсең.

    5. Хәреф саны аваз саны белән туры килгән сүзләрне күрсәтегез:

         1)алъяпкыч, көньяк, берьюлы;

         2)аласың, киләсең, килгәнсез, аныңча;

         3) юлчы, елмаю, ялганчы, егерме.

    6. "Тукай” романының авторы кем?

    7. Түбәндәге өзек нинди шагыйрьнең, кайсы шигыреннән?

        "  ... Ишеттем мин кичә: берәү җырлый,

              Чын безнеңчә матур,милли көй;

               Башка килә уйлар төрле-төрле;

              Әллә нинди зарлы, моңлы көй.”

    8. Кемне татар һәм башкорт халыкларының уртак шагыйре дип саныйбыз:

          1) Г.Тукай;

          2) Дәрдемәнд;

          3) М. Гафури;

          4)М.Җәлил;

          5) Һ. Такташ.    

    9. Г. Тукайның мемориаль  музее бармы? Булса, кайда?

    10. Г. Тукайның үзгез ятлаган шигырен языгыз.

    11. Савыт, каләм сүзләренә фонетик анализ ясагыз.

    12. Иҗади эш: " Хезмәт ул-шатлык”

     

     8 класс

    1. Түбәндәге сүзләрнең кайсысына нечкә кушымча ялгана:

         1) крепость;

          2)пристань;

         3) спектакль;

         4) музей;

    2. Җөмләләрнең берсендә хәл фигыль бар? Шуны билгеләгез:

         1) Аның килүен минутлап көттек.

          2) Ул һәрвакыт көлә-көлә килә.

          3) Аны ихлас яратабыз.

          4)Яраттыра белү кирәк.

          5) Бер- беребезне яратыйк.

    3. Бер составлы исем (атау) җөмләне күрсәтегез:

           1) Августа җиләк-җимеш пешә.

            2) Игеннәр өлгерә.

            3) Урманнарда гөмбәнең иң мул чагы.

            4)  Гөлҗимеш, балан, шомырт җыялар.

            5) Кара бөрлегән, чикләвек җитешә.

    4.Җөмләнең астына сызылган өлеш нинди синтаксик төзелмә?

            Сугыш җимерекләре, яшеллек белән капланганга күрә, артык шыксыз булып күзгә ташлана. (Г.К)

    5. Без кабызган утлар  сүнмәс алар. (Җыр)

           Җөмлә тибын билгеләгез:

    1)      иярчәнле кушма җөмлә;

    2)      гади җәенке җөмлә;

    3)      тезмә кушма җөмлә;

    4)      җыйнак җөмлә.

    6.Җөмләдәге тыныш билгеләре куеларга тиешле урыннарны күрсәтегез.

        Ул (1) яңадан иске Сөләймановка (2) бала атасына әйләнеп (3) өстенә яшел

     погоннарын(5) аягындагы авыр итекләрен онытты .( И.Г)

    1)      2, 3, 4, 5;

    2)      1, 2, 3, 4;

    3)      3, 4, 5;

    7. Г. Тукайның туган һәм үлгән еллары, урыны.

    8. Г.Тукай беренче тапкыр һәм кайда нинди рус шагыйренең шигыре белән таныша?

    9.Г.Тукай премиясе ничә елга бер бирелә?

    1) 2

    2) 3

    3) 1

    4) 4

    10.      ” Тын гына торган шул рәвеш,

                Килде ямьсез,куркынычлы бер таыш

                Бик каты күк күкрәгән төсле була,

                Җир ярылган,тетрәгән төсле була...”

     Бу юллар кайсы шагыйрьнең нинди әсәреннән?

    11.”Идея” төшенчәсенә билгеләмә бирегез.

    12.Иҗади эш”Китап укып елый алганнарның,

                             Күңелендә булмый каралык....”

    Категория: Укытучыларга | Караулар-Просмотр: 7196 | Өстәде-Добавил: Khalit | Рейтинг: 0.0/0
    Комментарийлар барлыгы-Комментарии всего: 1
    1 Фания  
    0
    бик кирәкле мәгълүмат

    Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
    [ Теркәлү | Керү-Вход ]
    Һава торышы
    Новые Карьявды 

    Керү формасы-Вход

    Календарь
    «  Ноябрь 2010  »
    ДшСшЧршПнҗҖмШмЯкш
    1234567
    891011121314
    15161718192021
    22232425262728
    2930

    Бәйрәмнәр-праздник

    Вконтакте
    Без Вконтактеда

    Социаль битләр

    СМС-бесплатно




    www.ucozon.ru

    Дуслар-Друзья
    Все сайты Уфы и Башкортостана на BASHSITE.ru Башкортстан татарлары - Татары Башкортостана Дуслар / Независимый татарский портал МИНЕМ ИЖАТ Балтаси.ру - Балтач районы порталы Методическая копилка учителя информатики портал башкирской музыки Образовательные ресурсы ОПРБ Аккуз мэктэбе Татар язучылары Халит сайты http://tatarfantast.moy.su/

    Теглар болыты-Теги

    Эзләү-Поиск

    Азатлык

    Яңа Каръяуды мәктәбе © 2024Сделать бесплатный сайт с uCoz