Әни - беренче сүзләр, Иң-иң төп сүзләр һәр язмышта. Әни гомерләр биргән, Җиһан бүләге сиңа, миңа... ("Әни" к/ф җыр) Әни бәйрәмен билгеләмәгән ил юктыр мөгаен җир шарында. Ә Рәсәйдә бу бәйрәмне күптән түгел генә бәйрәм итә башладылар. РФ президенты Б.Н.Ельцинның №120нче Указы белән 1998елның 30нчы гыйнварыннан бу бәйрәм һәр елны ноябрь аеның соңгы якшәмбесе бәйрәм итеп билгеләнде. Бу бәйрәм аналарның хезмәтен хөрмәтләү ниятеннән ясалды. Яңа бәйрәм - Аналар көне - акрынлап безнең тормышка да керә. Һәм бу яхшы да: күпме матур, ягымлы сүзләр тагын бер кат әйтәбез без бу көнне әниләргә. Рәхмәт Аналарга! Әйдәгез бу көнне һәр йортта әниләр өчен бары җылы сүзләр яңгырап торсын! Аларның елмаюлары, исән сау торулары - безгә дә зур бүләк булып торыр!!!
Безнең мәктәптә бу бәйрәм 27 ноябрь көнне сәг 11.00 үткәрелә. Рәхим итегез!
Әни бәйрәменә багышланган сценарийлар, җырларны МЕТОДИК САНДЫК бүлегеннән күчереп алырга мөмкин! |