Яңа
Каръяуды мәктәбе белән "Волга” авыл
кооперативы бик күп еллар кулга-кул тотынышып, бер-берсенә ярдәмләшеп яши. Укучылар
шикәр чөгендере үстерүдә, урып-җыю эшләрендә, малчылыкта ярдәм итсә,
колхоз идарәсе мәктәп ашханәсен ит, сөт, шикәр комы белән тәэмин итә,
балаларның ялын оештыруга сизелерлек
өлеш кертә.
Быел
җәй айлары бик эссе һәм коры килде. Бу үз чиратында бөртеклеләрнең уңышы түбән
булуга китерде һәм мал азыгын җитәрлек әзерләүгә дә аяк чалды. Ләкин табигать үзенең балаларына бөтенләй үк мәрхәмәтсез
булмады. Һава шартларының шундый булуына карамастан, урманда имән чикләвеге бик
уңды. Бу форсаттан файдаланып, мәктәп коллективы дуңгызчылык фермасы өчен имән
чикләвеге җыярга тәкъдим ясады. Укучылар
эшкә дәррәү тотындылар һәм ике атна
эчендә 1,5 тонна имән чикләвеге җыеп фермага тапшырылды. Аеруча 1, 4, 6, 7 нче сыйныф укучылары тырышлык күрсәттеләр. Ярышта Ханов Ранис (142 кг),
Шәйхетдинова Луиза (135 кг), Камалова Эльвира (104 кг), Мамедова Чимназ (94 кг), Әхтәмова Ирина (86
кг), Әхмәдуллин Ильмир (92 кг), Шакирова
Лилия (66 кг), Закирова Энҗе (55 кг), Хөсәенов Илназлар (54 кг) җиңеп чыктылар.
Иң
күп чикләвек җыючыларга Уфа шәһәренә экскурсиягә бару бәхете елмайды. Октябрь
аенда 17 укучы укытучылар Бүләкова З.Г. һәм Гайнанова Р.М.
җитәкчелегендә республикабыз башкаласында булып кайттылар.
Укучылар
сәяхәттән бик канәгать калдылар. "Ирәмәл” күңел ачу комплексында үзенчәлекле
кино карау, башкорт халкының милли каһарманы Салават Юлаев һәйкәлендә булу,
кафедагы төшке аш, Уфа урамнары буйлап
сәяхәт итү укучыларның күңелендә якты хәтирәләр калдырды.
Яңа
Каръяуды мәктәбенең укытучылар һәм укучылар коллективы, ата-аналар исеменнән
күңелле сәяхәтне оештырган "Волга” авыл
хуҗалыгы кооперативы рәисе А.Г.Сөләймановка, экскурсиянең хәвефсезлеген тәэмин
иткән милиция лейтенанты Р.Г.Гыйльметдиновка, безне исән-сау йөртеп алып
кайткан водитель В.Р.Галимовка ихлас рәхмәтебезне белдерәбез.
Яңа Каръяуды төп гомум
белем бирү мәктәбенең өлкән пионервожатые Р.М.Гайнанова. |