«Уңыш бәйрәме»
КВН
Катнашалар:
Кызыл калфак –
Фартдинова Э.
Бүре – Самигуллин Р.
Хуҗа Насретдин – Викторов А.
К.к. Уф! Туйдым бу
дөньясыннан. Уңыш бәйрәме җитә башласа, йөрәк җилкенә башлый. Үзәккә үтте бит
шушы бүре, перемирие төзегән булып шунда. (Тәрәзәдән тәрәзәгә йөри). Ходаем,
кара әле, Золушкада үзенең кабриолетына утырып мәктәпкә уңыш бәйрәменә китте,
җитмәсә сапогилы мәчесен дә утырткан. Бу бүрегә бернәрсә дә кирәкми. (кычкыра)
Бүре, бүре дим!
(Халаттан, сөлге тотып, ваннадан бүре
килеп чыга).
Б. Куркыттың бит нигә шулкадәр кычкырасың.
К.к. (төче телләнеп) Бүре, бүрекәем, суперменчик, әйдә без дә барыйк әле
уңыш бәйрәменә.
Б. Ничә ел йөрдең бит әле берүзең. Бүген дә үзең генә бар. Бернидә
булмас. Юк-юк бармый. Беренчедән буген хоккей, аннары футбол, юк кыстама да,
бармыйм. Әле үзең әбиеңә пирожкилар пешердеңме соң. (бармак бөгеп саный башлый)
Кишернекен, кәбестәнекен, кабакныкын шунда. Әле карап-карап торам да, шалканың
да һаман йолкынмаган, икенче этаж тәрәзәсен каплап утыра. Анны кем йолкыр?...
Тулсынча сервердан күчереп алырга мөмкин!
|