Максат. Укучыларда икмәккә, игенче хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү.
Туган якны, аның табигатен яратырга; кешеләрен олыларга, ихтирам итәргә
кирәклеген аңлату. "Әти-әни”, "Ватан”, "Икмәк” сүзләренең олылыгын, кешенең бу
төшенчәләргә булган мөнәсәбәтен – аның кешелек дәрәҗәсен билгеләү.
Җиһазлау. Икмәк, башаклар. Магнитофон язмалары. Таблица, плакатлар.
КИЧӘ БАРЫШЫ.
Укытучы. Кадерле кунаклар, кадерле укучылар!
Без бүген сезнең белән олы
бәйрәмгә җыелдык. Ул – Галиҗәнап икмәккә багышлана.
Ипи, икмәк, ипекәй! Бу сүзләрдә
күпме көч, мәхәббәт, горурлык, шатлык һәм бәхет хисләре!
Менә ул безнең каршыбызда
(укытучы кулына бер бөтен ипи ала). Олуг, бар нәрсәдән кадерле. Газиз әти-әни,
туган ил белән тиң күргән ризыгыбыз – Икмәк.
1 нче укучы.
Икмәк!
Каршыбызда олуг,
Галиҗәнап
икмәк.
Анда –
шатлык, анда – бәхет,
Анда –
илһам вә хикмәт.
2 нче укучы.
Җир ананың
анда күкрәк сөте,
Тулган
айның сихри нурлары.
Яшәү биргән
аңа кояш нуры,
Куәт биргән
иген кырлары.
Ипекәйдә
игенчеләр җыры,
Тургайларның
дәртле моңнары.
Батыр
игенчеләр бил алышкан
Сабантуйларының
чыңнары.
3 нче укучы.
Ипекәйдә
пешекченең хисе,
Тырышлыгы,
күңел җылысы.
Игенченең
шатлык-кайгылары,
Йөрәк
хисләренең олысы. Тулысынча уку өчен Сервердан күчерү ссылкасына басыгыз!!! |