Сөмбелә бәйрәме
Зал
бәйрәмчә алтын көзне хәтерләтеп бизәлә. Өстәлләргә көзге уңыш: җиләк- җимеш,
яшелчәләр, башаклар куела. Яңа җыйган уңыштан пешерелгән бәлешләр, тортлар
куела. Балалар кулында яфраклар. Салмак музыка астында балалар залга керәләр.
Алып
баручы: Балалар, хөрмәтле укытучылар, кунаклар! Бүген без халкыбызның иң гүзәл
бәйрәмнәреннән берсе – "Сөмбелә" бәйрәменә җыелдык. Елның сихри
фасылында, көн белән төн тигезләшкән мәлдә, татар халкы Сөмбелә бәйрәмен
үткәргән. Ул – көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме. Сөмбелә - ул "башак" дигән
сүз. Җитен чәчле, зәңгәр күзле, зифа буйлы, сүзгә тапкыр, эшкә уңган кызны да
Сөмбелә дигәннәр.
1 нче бала: Көз килде,
Уңыш булды,
Табын сый белән тулды.
Рәхим итегез, дуслар,
Көзге бәйрәмгә! Тулысынча СЕРВЕРДАН КҮЧЕРҮ ссылкасы аша танышырга мөмкин!!! |