ТЕМА. Оясында ни күрсә.
Кичәнең максаты:
-мәктәп һәм гаилә арасындагы элемтәләрне ныгытыу;
-халкыбызның тарихын, рухи байлыкларын өйрәнеүне дәвам
итү;
-тырыш, түземле, сабыр булып үсәргә омтылыш, теләк
тыудыру;
-киң күңеллелек, игтибарлылык сыйфатларын тәрбияләү.
Җиһазлау: плакатлар, мәкальләр,
бәйрәмгә багышлап чыгарылган стена газетасы.
Мәкальләр:
1. Алма агасыннан ерак
төшми.
2. Анасына карап – кызын
коч,
Атасына карап – улын сөй.
3. Бала күңеле ак кәгазь,
Нәрсә
язсаң, шуны укырсың.
4. Бала чакта сөйдерә,
Үсә килсә -
көйдерә.
5. Бала үстерсәң, буен гына
үстермә, акылын да үстер.
6. Баланы табу һөнәр түгел,
багу һөнәр.
7. Үзең карга булсаң, балаң
сандугач булмас.
8. Лачын кошка һава кадерле,
Чапкан атка дала кадерле,
Ата-инәгә бала кадерле.
Бәйрәмгә
өч гаилә чакырыла:
1) Гумеров Рәдиф, Гумерова
Венера.
Әниләре – Гумерова Әкълимә.
Уллары – Гумеров Рәфил.
2) Мансуров Дильшат,
Мансурова Нәзирә.
Әниләре – Мансурова Зәйтүнә.
Кызлары – Мансурова Әлинә.
3) Галиев Адис, Галиева
Гөлназ.
Әниләре – Галиева Роза.
Кызлары – Галиева Айгөл.
Кичәгә әзерләргә:
1. Үзең яратып үстергән 2
чәчкә аткан гөл алып килергә.
2. Кул эшләре: бәйләм, чигү,
тегү, ир-ат үзе эшләгән әйберләр, рәсемнәр.
3. Пешерү (салат, милли
татар ашы).
4. 3 өстәлдә матур гаилә
табыны.
5. Альбом.
а) семья турында язылган – фото
(кем, кайда)
б) иң өлкән кеше турында – фото
(ничә бала)
в) әти турында (фото)
г) әни турында (фото)
д) гаилә, туганнар белән төшкән
фото
е) гаиләнең берәр бәйрәмдә, эш
өстендә, ярыш вакытында төшкән фотосы.
Болар барсы да бала исеменнән эшләнә.
Алып килергә: чигүләр (мендәр тышлары,
алъяпкычлар...)
"Гаиләм” дип аталган газета чыгарырга.
Әңгәмә барышы.
I. Укытучы сүзе.
Алып баручы:
Әссәламәгаләйкем! Исәнмесез,
хөрмәтле кунаклар, кадерле әти-әниләр, нәнәйләр, балалар!
Сезне
Яңа Каръяуды гомум урта белем бирү мәктәбенең 8 сыйныфында сәламлибез.
Дөньяда
3 нәрсә юк: диңгезгә - капкач, күккә - баскыч,
мәхәббәткә - дару. Мәхәббәтне
алтынга да сатып алып булмый. Мәхәббәт – табигать бүләге. Эчкерсез, ихлас, саф
һәм ышанычлы мәхәббәт никахлашуга, гаилә коруга китерә.
Гаилә
кору – нәселеңне арттыру, бала үстерүнең иң гүзәл юлы, ата-ана хисенең һәм
тойгысының бары тик гаиләдә генә барлыкка килүен күрсәтүче, җаваплылык,
рәхимлек-шәфкатьлелек миһербанлылык, мәрхәмәтлелек кебек уңай сыйфатлар
тәрбияләүдәге җитди адым. Бер булып типкән ике йөрәкнең ярату җимеше булып
дөньяга бала туа.
(Ишектән
нәни 3 бала йөгереп керә - 2 класстан Ахметшин Айдар, Хусаинов Илназ, Саетова
Эльвина)
1-нче бала: Бәби кайтты! Бәби кайтты!
2-нче бала: Төкле аягың белән, нәни кеше!
3-нче бала: Күршеләргә шатлык-бәхет кайтты!
(балалар бүләкләр тоткан, шарлар,
матур кулъяулыклар, шалтыравык тәтәйләр. Алар
артыннан Әти, Әни керә. Әти кулында бала, әни кулында – чәчәк гөлләмәсе. Аларны Нәнәй каршы ала)
Ир (әти): Әни, менә без кайтттык.
Хатын (килен): Әнкәй, исән тордыңмы, без кайтып та
җиттек.
Нәнәй: Исәнмесез, балалар! Төкле аягың белән,
сабыем!
(Әти кеше кулындагы баланы
Нәнәйгә бирә.)
Нәнәй (баланы кулга алып):
Сөбханалла-машалла. Бәхетең-тәүфигың белән, киң ризыклар белән, балакай! Изге
сәгатьләрдә, раббем! Рәхмәтләреңне киң кыл. Ата-анаңа, туганнарыңа, күршеләргә,
авылдшларга шәфкатьле, мәрхәмәтле бала бул. (кызыксынып басып торган
балаларга) Ягез, балалар, сабыйны күрергә килгәнсез бит, якынрак килегез (сабыйның
йөзен ачып күрсәтә), менә нинди сөйкемле ул безнең улыбыз, әнә сезгә ничек
елмая, сезне күрүенә шат икәнен белдерә ул.
(Нәни балалар сабыйга бүләк итеп
кулъяулык, шалтыравык тәтәйләр бирәләр)
Нәнәй: Килен, балаларга бәби күчтәнәче бир (килен
конфетлар бирә)
Балалар: Рәхмәт, бәби таза булып үссен! (Чыгып
китәләр).
Нәнәй баланы бишеккә сала.
Нәнәй: Бәбкәем, Айгөл, ул синең энең булыр инде. Ә
син апа кеше хәзер. Зур үстең. Әнә синең зур булуыңа апаең сокланып ята. "Мин
кайчан апам кебек зур үсәрмен икән, апам кебек урамга уйнарга чыгармын икән”, -
дип уйлый ул.
Кил
әле, кызым, апаеңның тәпиен тотып кара, ул сине кул җылыңнан шундук танып алыр.
(Айгөлгә бәби тәпиен тоттыра) |