1ал.б. Хәерле көн, безнең
иң кадерле кунакларыбыз- әниләребез! Сезне барыгызны да бүгенге бәйрәм-
Әниләр бәйрәме белән тәбрик итәбез!
2 ал.б. Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек, рәхәтлек, җанга ял алып килә. Шушы бәйрәм көне
күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен!
1ал.б.
Бәйрәмне әкияттән килгән дусларыбыз- Буратино белән Мальвина алып барачак.
Рәхим итегез кадерле дусларыбыз!
Мальвина. (керә) Исәнмесез!
Буратино. (йөгереп чыга) Соңга кала яздым бит, ник мине
көтеп тормадың, Мальвина? Ә-ә-ә.... Исәнмесез!
Мальвина. Син беләсеңме, без синең белән Әниләр бәйрәме алып
барачакбыз.
Буратино. Әниләр бәйрәме...Әни,...әти диген. Минем Карло әти
бәйрәмемени? Мин тпгын белми торам.
Мальвина. Бк инде. Әниләр бәйрәме.Менә тыңлап кара әле син
балаларны, хәзер белерсең.
1 укучы. Әни... Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз,
җылылык һәм күңел тойгысы! Әни.. Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул! Тулысынча сервердан күчерү ссылкасы (өстә) аша алырга мөмкин |