Максаты: укучыларга әниләрдәндә
якын,изге,кадерле кеше юклыгына төшендерү;
Укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү;
Ике милләттә дә (татарда һәм русларда) әни бер төшенчә
белдерүен аңлатырга;
әниләргә карата хөрмәт,ярату һәм ихтирам хисләре тәрбияләргә.
Алып баручы:
Әни-җирдә иң
газиз,иң якын кеше,чөнки ул сине тудырган,күкрәк сөтен имезгән,җыр көйләп
бишектә тибрәткән,беренче елмаюыңны күреп куанган,туган телне өйрәткән,халык
моңын күңелеңә сеңдергән.Әниләрнең сиңа кылган
изгелеген санап бетерү мөмкинме соң?
Көннең
яктылыгы-кояшта,
Күкнең
матурлыгы-йолдызларда,
Җирнең
гүзәллеге-хатын-кызларда.
Сезне бөтен җир йөзен бизәгән Әниләр бәйрәме белән
тәбриклибез.Кадерлик без әниләрне,олылыйк!Аларның канатлары каерылмасын,тормыш
авырлыкларыннан иңнәре сыгылып төшмәсен!Хатын-кыз һәрвакытта да хатын-кыз булып
калсын! Тулырак материалны СЕРВЕРДАН КҮЧЕРҮ ссылкасы аша алырга мөмкин (ссылка өстә)
|