Май бәйрәменнән соң урам буйлап
ике кеше килә :әнисе һәм беренче сыйныфта укучы
улы. Малайның йөзендә арыганлык , ризасызлык билгеләре.
-Әни, - ди
көйсезләнеп малай.-Укытучы апага әйт әле ,бүген миннән сорамасын.
-Ни өчен?- дип сорый әнисе.
-Беләсеңме, әни,
- ди малай ,- бәйрәм көннәрдә мин бик
арыдым...
Кызыклы хәл:
малай 2-3 көн ял иткән, ләкин барыбер арыган Сәбәп нәрсәдә соң? Иң беренче
чиратта , режимның бозылуында. Беркемгә дә сер түгел: бәйрәм көннәрендә гадәтләнгән
яшәү тәртибе бозыла. Кунаклар килә ,соң ятыла. Һәм
,әлбәттә, балалар да моңардан читтә калмый, аларга игътибар кими. Бер сүз белән әйткәндә, режим үтәлми.
Нәрсә соң ул
режим? Бөек педагог А.С.Макаренко аны
тәрбиянең бер чарасы дип билгели.
Режимнан башка гаилә тормышын оештырып
булмый. Үзебезнең ,ягъни олыларның, тормышына
күз салсак, барысы да
режим белән эшләнә. Без билгеле бер сәгатьтә торырга күнеккәнбез,билгеле
сәгатьтә эшкә барабыз, ашарга
әзерлибез,мал карыйбыз,йокларга ятабыз.
Болар барысы да үзеннән-үзе эшләнә. Беркайда язылмаган,үтәлергә тиешле кануннар
болар. Балалар белән эш башкачарак тора. Күп нәрсәне без ,ата-аналар , укытучылар , контрольдә тотарга
тиеш булабыз. Шулай булганда гына
баланың билгеле бер режимы
барлыкка килә. Режим мәҗбүри үтәлергә
тиешле кагыйдәләр системасы
түгел.Вакыт-вакыт кайбер үзгәртүләр , читкә тайпылулар булырга мөмкин. Макаренко режимны файдалы гадәтләнгән, характер сыйфатларын формалаштыручы чара дип билгели.
Баланың яхшы укуында
көндәлек режимның әһәмияте бик зур.
Укуның беренче көннәреннән үк бала билгеле бер
режим белән яшәргә өйрәнсен.
Вакытында йокыдан торсын , вакытында
ашасын-эчсен,вакытында мәктәпкә
китсен, уйнасын,ял итсен, дәресен әзерләсен ,җитәрлек йокласын. Хәтта зур кеше дә
режим белән яшәргә бер көн эчендә түгел ,бик озак күнегә. Бала да шулай ук.
Мәктәп баласының
көндәлек режимын дөрес оештыру аның эшкә һәм укуга сәләтен арттыра,
өлгерешенә,физик үсешенә уңай
йогынты ясый.
Көндәлек режимга
күнеккән баланы тор, дәресеңне кара,
уйнарга чык ,ашарга утыр , йокларга вакыт дип исенә төшереп торасы калмый. Ул
һәр эшне үз вакытында гадәтләнә. Бу исә ата- ананың да, укытучының да эшен
җиңеләйтә. Балалар бакчасында бала ныклы
режимга өйрәнә. Ә бала бакчага йөрмәгән
очракта нишләргә? Андый чакта ата-ана үзе көндәлек
режим булдыра, шуның нигезендә тәрбия эшен оештыра . Бала мәктәпкә
йөри башлагач, көндәлек режим
яңабаштан төзелеә.Чөнки мәктәп
шартлары белән мәктәпкәчә булган шартлар да , таләпләр дә бер түгел.
Укучы
режимына нинди таләпләр
куела соң? Иң беренче шуны аңларга кирәк: һәр бала өчен бер үк
төсле режим була алмый. Укучы режимында баланың кайсы
сменада укуы , дәресләрнең кайчан башлануы һәм
тәмамлануы,түгәрәк , класстан тыш
һәм җәмәгать эшләренең кайчан үткәрелүе ,мәктәпнең өйдән ераклыгы,гаиләнең башка әгъзаларының эш һәм ял
вакытлары исәпкә алына.Аннары укучы башка балалар белән дә
аралашып яши. Бала иптәшләре
беләнбергә уйнарга тиеш,
дәресләрне бергә карау очраклары да
була, җәмгыятькә файдалы эшләрне дә бергә
эшлиләр. Шулай булгач,ата-ана һәм
укытучы режим төзегәндә һәр
бала өчен ниндидер уртак
моментларны да читләтеп үтә
алмый. Әмма режим төзү эшнең башы
гына. Аны баланың төгәл
үтәвенә ирешү- иң кыены.
Баланың мәктәптәге режимны төгәл
үтәвен тәэмин итү укытучылар
өстенә тәшсә,өйдәге режимны үтәве тулысы белән ата-ана , гаилә кешеләре өстендә. Ләкин
бернәрсә ачык:мәктәп бу эштә гаиләгә , ә гаилә мәктәпкә булышса,
һәр ике яктан
да укучыга бердәм таләплшр
куелса, һичшиксез нәтиҗә
яхшы булачак.
Гомуми урта
белем мәктәбе уставында ө
өй эшен укучы 1 класс-1, 2-
1,5, 3-4 -2, 5-6
-2,5, 7 -3 ,8-11 -4 сәгать
эчендә үтәп бетерерлек итеп
бирү каралган. Нормаль бала өчен дәрес әзерләүгә
шушы вакыт җитә, артык
утыруның кирәге юк. Һәр
45 минут саен тәнәфес
ясап ,ял итеп
алу , мәктәптәге кебек үк, өйдә
дә мәҗбүри.
Безнең мәктәптә
класстан тыш ,түгәрәк расписаниеләре режимга зарар китерерлек
итеп төзелмәгән. Ләкин шунысы бар: кайбер балалар укытучы чакырган
вакыттан күпкә алда
киләләр, шаулашып йөриләр.
Макаренко режим мәсьәләсендә
ата-аналар белән балалар арасындагы мөнәсәбәтләрнең формасына зур игътибар
биргән. Кайбер ата-аналар кирәгеннән
артык үгетләү белән
мавыгалар, икенчеләре сөйләп
аңлатуга артык зур урын
бирәләр, өченчеләре артык иркәләүгә биреләләр,дүртенчеләре – боеруга ,бишенчеләре
– бүләкләүгә, алтынчылары- җәзага ,җиденчеләре – юл куюга ,сигезенчеләре катылыкка
таяналар.
Гаилә тормышында
бик күп төрле
очраклар була: кайвакытта иркәләү
, сөйләшү , катылык , хәтта юл
кую да урынлы булырга
мөмкин. Ләкин режим мәсьәләсенә килгәндә,бер төр
формага урын бирелергә тиеш, " бу
мәсьәләдә бердәнбер һәм иң
яхшы форма – кушу формасы”
дип билгели Макаренко. Ләкин кушканнар
түбәндәге таләпләргә җавп
бирерлек булсын:
1.Эш кушу
ачу белән ,кычкырып, ярсып эшләнергә
тиеш түгел, шул ук
вакытта ялынуга да
ошамасын.
2.Кушылган эш
баланың көченнән килерлек
булсын.
3.Ул сезнең яки
икенчегезнең боерыгына каршы килә
торган булмасын.
Баланың
режимы бозылуга күп
вакыт ата-аналар үзләре
гаепле.
1.Төнгә кадәр
кич утырулар.
2.Начар гадәтләр. Мәсәлән, эчкечелек, аның
нәтиҗәсендә килеп чыга торган
ызгыш- талашлар ,йокы
бүленү.Төнлә тыныч йокламаган
баланың йокыда кайгысы булмый. |