Дию : Ух.һу-һу
!Уйлар басты башкайларымны.Күңелдә өермә.Уйлар ...Уйлар.Ух,
һу-һу !
Убырлы(керә)
: Нишләп утырасың монда,Дию?
Дию : Кайгы
басты башымны,кайгы ...
Убырлы : Нинди
кайгы?
Дию : Әнә,
кешеләр бәйрәм итә.
Убырлы :
Без дә бәйрәм итәбез аны (колагына пышылдый).
Дию : Әйе
... Юк,юк,юк ! Һич ярамый !
Кәрлә(тыны
бетеп,сикерә-сикерә керә) :
Шылдыр-мылдыр
кылдырап,
Алдыр-балдыр
җолдырам,
Синдер-миндер
зәрдерки
Сүлдер-чүлдер
чәлдерки
Сәлам бирдек якын
дусларга !(Киемнәрен селки-селки туктый).
Дию :
Нинди чүпрәкләр бу?
Кәрлә :Чүпрәк түгел бу,Дию абзыкай.Кич бик
соң йөргән балаларның киемнәрен
Салдырдым.
Дию :
Тукта,шушы көнгә калдыңмы?Хурлык.Югал күземнән,затсыз,чүпрәк кара-
гы.Наданнар без,начарлык эшләүдән башканы белмибез,Әнә
кешеләр бәйрәм итә.
Ә без ... (Шул чак Шүрәле кереп качып кына тыңлап
тора.).
Кәрлә :
Юкка борчыласың Дию абзыкай.Алар белән без дә бәйрәм итик.
Дию :
Ничек?
Кәрлә:Менә
шушы киемнәрне киябез дә,мин укучы булам,ә син минем әтием бу-
лырсың.
Убырлы : Ә
миңа нишләргә?
Кәрлә :
Син , Убырлы,үзеңә каян да булса киемнәр тап.Әйдәгез,киттек. (Җырла-
шып чыгып китәләр).
Алып баручы : Хәерле
көн кадерле балалар,хөрмәтле укытучылар,мөхтәрәм әти-
әниләр,килгән кунаклар ! Сезнең барыгызны да якынлашып
килүче Яңа ел бәйрә -
ме белән тәбрик итәбез ! Сезгә ныклы сәламәтлек , шатлык
, гаилә бәхете телибез .
Дөньялар имин,өстәлләр мул булсын.
Без бүген чыршы янында
Әйлән-бәйлән уйнарбыз.
Кыш бабайны каршыларбыз
Матур җырлар җырларбыз.
Нинди матур
безнең чыршы
Җем-җем килеп яна
ул.
Башлыйбыз чыршы
бәйрәмен,
Котлы булсын
Яңа ел !
Тулысынча сервердан күчерү ссылкасы аша алырга мөмкин.
|