Җиңү көне — бу дөньяның яңадан туган көне
Сәүбанова, С. Бүген бәйрәм,
бүген туй / С. Сәүбанова.- Казан : Раннур, 2005.- 608 б.
Җиңү мәйданында
патриотик һәм сугыш тематикасын
чагылдырган җырлар агыла. Мәйдан бәйрәм үткәрү өчен барлык реквизитлар
белән бизәлгән. Халык мәйдангаҗыела. Мәйданда ветераннар утырып тору өчен
урындыклар әзерләнгән. Сәхнәдә — район һәм шәһәр җитәкчеләре, бәйрәмне алып
баручылар.
Фонограммада Җиңү
көненә багышланган җыр яңгырый.
Бер куплеттан соң әкренәя.
Беренче
алып баручы.
Җиңү көне!
Халык бәйрәм итә.
Яз төренгән янар комачка.
Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә,
Йөз балкытып карый кояш та.
Икенче алып баручы. Җиңү көне! Халкыбыз
өчен иң зур бәйрәмне быел яз көне ... нче тапкыр бүләк итә.
Фонограмма көчәя. Ярты куплеттан соң әкренәя.
Әнә алар — безнең
ветераннар, безгә Җиңү таңы бүләк иткән каһарманнар, орден-медальләрен
чыңлатып, урамнарны тутырып, колонна белән бирегә киләләр.
Икенче
алып баручы.
Хәтердән уела күп нәрсә,
Онытыла иң гүзәл яз, кышлар.
Онытылмый үзенең иңендә
Ил данын күтәргән язмышлар.
Вакытлар үтүгә сүрелеп
Сүнәләр иң якты балкышлар.
Сүнмиләр, яктылык сибәләр
Көрәштә кабынган язмышлар. ТУЛЫСЫНЧА ӨСТӘГЕ СКАЧАТЬ С СЕРВЕРА ССЫЛКАСЫННАН АЛЫРГА МӨМКИН.. |