Тема: Гаилә татулыгы белән
көчле.
Максат: Бала шәхесен үстерү; ата-ана белән бала
арасында яхшы мөнәсәбәт булдыру; бер-береңнең уңышлары белән горурланырга өйрәтү.
"Тату гаилә-ил күрке”. Укучылар иншасы, гаилә
фотосүрәтләре, стена гәзите.
I.
Оештыру.
II.
Әңгәмә.Укытучы:
Гаилә
татулыгы белән көчле, ди халкыбыз. Безнең бүгенге әңгәмәбез дә әнә шул хакта. Һәр кеше бөтен гомерен гаиләдә
үткәрә. Иң элек – әти-әнисе гаиләсендә, аннары-үз гаиләсендә. Ә инде картайган
көннәрендә ул балалары янында яши.
Вакытлар узган саен гаилә составы
да, бурычлар, мәшәкатьләр
дә үзгәрә. Ләкин тормышлар җанлы гына барган чакта без, "гаилә”, "татулык”
дигән күнегелгән сүзләрнең мәгънәләре турында бик сирәк уйланабыз. Ә бит, җирдәге,
илдәге иминлек гаиләдәге татулыктан башлана бит. Гаилә-тормышыбызның
нигезе.Гаилә нык, тату икән җәмгыятебез дә нык, тату дигән сүз. Гаилә бәхете-ил
бәхете, ди халык. Ата-аналар гаиләнең тоткасы, балалар-көзгесе.Әгәр тотка
купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-беребезне саклап, рәнҗетми, хөрмәт белән
яшәргә кирәк. Соңгы елларда яшәү шартлары авырлашты. Ләкин, олы язучыбыз Мостай
Кәрим әйтмешли: "Яхшылыкны
күрә белергә өйрәник”.
Тирә-юнебезне балалары турында
ихлас кайгыртып, сабыйларын тәрбияләүгә җитди караган, өйләрендә җылылык,
яхшылык хөкем сөргән тату гаиләребез безнең арабызда бар. Безнең класстан алыйк:
күп балалы гаиләләр Галеев-Билаловлар, Юсуповалар, Баяновалар. Бигерәк тә
Рифатның зурәнисе-Илфира апагыз турында җылы
сүзләр әйтәсе килә. Бу әни сигез баланы
аякка бастырды, укытты, яхшы тәрбия бирде. Алар район, республика буенча
билгеле.
-Укучылар, сез әти-әниләрегезне
яратасызмы?Бигерәктә
кемне яратасыз?
-Әйе, әни! Жир йөзендә иң гүзәл,
иң газиз сүз ул әни. Шул сүз белән баланың теле ачыла, һәм ул бөтен телләрдә дә
назлы яңгырый. Әни кешенең мәрхәмәтле, шәфкатьле куллары белмәгән эш юктыр ул
дөньяда. Ана йөрәге-иң тугры һәм сизгер йөрәк, баласына булган мөхәббәт хисе
анда бер кайчан да сүрелми, аның язмышына кагылган бер нәрсәне дә ана йөрәге
ваемсыз үткәрә алмый. Ә без аңа яхшылыклары, изгелекләре өчен нәрсә белән җавап
бирәбез?
-Әйдәгез, укучылар үзегезнең
әниләрегез турында бер ничә сүз әйтеп китик. Ничек сез әниегезне яратасыз, ярдәм
итәсез.
Укучыларның иншаларын тыңлагыз.
Гаиләбезнең сәламәт-ныклыгын,
абруен, киләчәгебезнең бүгенгесен гаилә мөнәсәбәтләре аша үзебез төзибез.
Киләчәккә нигез бүген салына. Кем генә булсак та, кайда гына йөресәк тә,
үзебезнең "дәүләтебез”-гаиләбезне сагынып кайтабыз. Президентыбыз Мортаза Гобәйдулла
улы 2008 елны-гаиләгә социаль ярдәм елы дип игълан итте. Элекке елдарда да президент
тарафыннан Гаилә елы, яшьләр елы, ана елы һ.б. булган.
Гаилә олылардан, яшьләрдән, балардан
тора. Башкорт-татар халкы борын-борыннан гаиләгә, тәрбиягә зур игътибар бүлгән.
Халык мәкальдәре моңа ачык мисал.
-Әни күңеле балада, бала күңеле далада.
-Оясында ни күрсә, очканда шул
булыр.
-Ата-ана теләге утка-суга
батырмас.
-Ата-ана бердәм булса, балалары
күндәм булыр.
Ата-ана-бала өчен иң якын кеше, иң зур авторитет. Алар аша баланың
тормышка карашы, мөнәсәбәте һәм ихтирамы тәрбияләнә. Тәртипле, тату гаиләдә
балалар да сабыр холыклы, әдәпле, ихтирамлы булып үсә, чөнки алар иң якын ике
кешенең үз ара ихтирамын көн саен, минут саен күреп үсә. Халыкта тагы да шундый
әйтемнәр бар: Атаны күреп, ул үсәр, инәне күреп, кыз үсәр. Бу хак сүзләр. Оясында
ни күрсә, очканда да шул булыр.
Тагы да:
Улым уллы булмаенча ата хәлен,
кызым кызлы булмаенча ана хәлен аңламас. Бала өчен ананың йөрәге, атаның беләге
сызлар-дигәннәр.
Укучылар: кадерләгез, яратыгыз,
саклагыз үз ата-аналарыгызны, аларны сезгә бер кем дә алмаштырмас.
-Үзегезнең ялкаулыгыгызны куып,
һәрвакытта ата-аналарыгызга ярдәм итегез, аларга шатлык китереп торыгыз.
-Әни, картәниләрегезгә,
апаларыгызга, сеңлеләрегезгә еш кына чәчкәлер бүләк итегез, ялан чәчкәсе булса
да.
-Марина Цветаева шагыйрә сүзләре "Не слишком сердитесь на родителей, помните, что они
были вами, а вы будете ими».
Сез бүген
мәктәп партасы артында утырган кызлар һәм егетләре, киләчәктә туган авылыбызның
хуҗасы, төрле-төрле һөнәр ияләре булып, егетләре өйләнеп, кызлары тормышка
чыгып, гаилә корып, матур һәм уңган балалар үстерерсез дигән ышаныч белән
сөйләшүне шигырь юллары белән тәмамлыйм.
Җирдә безгә ни кирәк!
Җирдә безгә ни кирәк?
Без яшәгән өй кирәк!
Җирдә безгә ни кирәк?
Без сөйләшкән тел кирәк!
Җирдә безгә ни кирәк?
Туган-үскән ил кирәк!
Мәңге тыныч җир кирәк!
Сезгә киләчәктә сәламәтлек,
уңышлар телим. |