Тема: 8 Март – Әниләр бәйрәме!
Максат: Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү;
укучыларның сәләтен ачу, үстерү; әниләрне ихтирам итү,сөю сыйфатларын үстерү,
тәрбияләү; әниләрне мәктәпкә җәлеп итү, Балаларны ата – аналар белән берлектә
тәрбияләү бәйләнешен ныгыту.
Җиһазлау:
Бүлмә бәйрәмчә бизәлгән. Өстәл өстендә
гөлләр, чәчәкләр куелган, шарлар эленгән.
Бүлмәдә көй яңгырый. Милли киемнәрдә
2 укучы керә. Алар бүлмәне карап чыгалар, җыештыралар.
1 укучы: Тузаннарны
сөртеп чыктым,
Коедан су китердем
Әни эштән кайтканчы дип.
Бөтен эшне бетердем,
Бүлмәләрне җыештырдым.
Бар җир ялт итсен әле,
Үзенең бәйрәмендә Бер
Әни ял итсен6 әле.
2 укучы: Үзебезне дә матурлыйк,
Пөхтә
итеп киеник.
Тиздән
дуслар килеп җитәр –
Бергәләшеп
сөеник.
1 укучы: Әйе, иптәшләребез киллер вакыт җиткән икән шул.
Көй яңгырый, бапапар йөгерешеп керәләр.
2 укучы: Рәхим итегез! Түрдән үтегез, бик вакытлы килдегез.
1 укучы: Биредә нинди күңелле, әниләр дә килгән, дуслар да җыелды.
Кичәне башлыйбызмы?
Хор: Әйе,
башлыйбыз!
2 укучы: Мәктәп бүген гөрләп
тора,
Шаулап
тора күрегез.
Без бит бәйрәмгә
җыелдык,
Әллә шуны
белмисез?
1 укучы: Бүген әниләр бәйрәме! Тик бүген әниләр генә бәйрәме түгел
– бүген әбиләр, апалар һәм сеңелләр бәйрәме дә.
3 укучы: Кадерле әниләребез,
Чал чәчле
әбиләребез,
Бәйрәм
белән котлый бүген
Сезне ул һәм
кызларыгыз.
Укытучы: Хөрмәтле әниләр, апалар, әбиләр! Без бүген бәйрәм кичәсенә
җыедык. Сезне язның беренче бәйрәме белән тәбрик итәргә рөхсәт итегез! Сезгә
гаилә бәхете, сәламәтлек, эшегездә уңышлар телибез. Сезгә балалар матур җырлар,
шигырьләр бүләк итәрләр. Уеннар, һөннәрләрен күрсәтерләр. Сез дә безнең белән
уеннарга катнашыгыз, күңел ачыгыз.
4 укучы: Күмәкләшеп без дә, дуслар,
Җырлап
алыйк, әйдәле.
Котлы
булсын, гөрләп торсын
Әниләрнең
бәйрәме.
Җыр: «Әниемә»
Тулысынча сервердан күчереп алырга мөмкин (ссылка өстә) |