Баш бит Яңа Каръяуды мәктәбе - школа с.Новые Карьявды Теркәлү-Регистрация

Керү-Вход

Рәхим итегез Гость | RSSПәнҗешәмбе, 02.05.2024, 13:12
УҢЫШЛАР!!!
Безнең уңышлар
Безнең сайт "Белем җәүһәрләре" Халыкара интернет-проектлар бәйгесе лауреаты

МЕНЮ

Бүлекләр
Сценарийлар [35]
Класс сэгатлэре [2]

Проектлар
  • ТУКАЙГА-125
  • Кружок сайты
  • Галимжан Ибрагимов тормышы, ижаты
  • Культура Башкортостана
  • Халит блогы

  • Блоглар
    Блог Президента республики  Блог Министра образования РБ

    Мини-чат
    200

    Сайтның гомере

    РУСОБР рейтингы
    Сайтка тавыш бирэбез

    Статистика

    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0

    Кунаклар-Гости
    Locations of visitors to this page Free counters!

    Обмен файлами

    САЙТ хакы

    Каталог файлов
    Баш бит-Главная » Файллар » Класстан тыш чаралар » Класс сэгатлэре

    Гаилә һәм мәктәп.
    [ Сервердан күчерү - Скачать с сервера (4.9 Kb) ] 08.02.2011, 10:50

    Гаилә һәм мәктәп.

                          (Чит илләр тәҗрибәсеннән).

    Гаилә һәм мәктәпнең үзара тыгыз хезмәттәшлегенең әһәмияте һәм зарурилыгы беркайчан да инкарь ителмәде. Ата-ана беләг  укытучының үзара мөнәсәбәте проблемасы бездә генә түгел, Германия мәктәпләрендә дә мөһим эш булып тора. Бу мәктәпләр, кагыйдә буларак, 80% ка гына дәүләт тарафыннан финанслана һәм ата-аналар ярдәменнән башка яши дә алмас иде.

    Анда түбәндәгеләрдән чыгып эш итәләр: ата-аналар да, укытучылар да балаларны тәрбияләү һәм үстерү өчен үз эшен башкаралар, әмма аларның сөюе  бер түгел. Ата-ана сөюе тирән, еш кына сукыр, ул балага мәктәп елларында "гаилә оясының” тар була башлавын күрми.

    Үсмернең кешеләр, тирә-як дөнья белән бәөләнешләре киңәя, һәм бу чорда аңа класс җитәкчесе генә түгел, яхшы әзерлекле  педагог кирәк. Ләкин педагог ата-ананы алыштыра алмый. Шуңа күрә ата-ана манерасында "балаларым”, "классым” дип мөрәҗәгать итәргә тиеш түгел, шул ук вакытта аңа үтә салкын, кара объектив тоннан да сакланырга кирәк.

    Вольдорф мәктәләрендә ата-аналар җыелышларына зур урын бирелә. Ата-аналар укытучы белән бергә бу җыелышларга тематика әзерли. Укытучының ата-аналар белән такт саклап сөйләшүенә  зур таләпләр куела: ул хәтта класста килеп туган проблеманы тикшергәндә дә бөтенесе алдында укучыларның фамилияләрен әйтергә, шулай ук яхшы укучыны барысына өлге итеп куярга тиеш түгел.

    Менә шулай кешелеклелек, яхшылык теләү шартларында ата-аналар якын киңәшчеләргә, ярдәчеләргә әйләнәләр, һәм класс җитәкчесе дә, җыелышка сакырылган төрле фән укытучылары да үзләренә ипле, такт саклап әйтелгән киңәшләрне һич үпкәләмичә тыңлыйлар.

    Бүген безнең мәктәпләр үз уставын кабул итә алган  һәм югарыдан диктатка буйсынмаган чакта, чит ил мәктәпләрендә конфликтлы һәм башка ситуацияләрне хәл итү тәҗрибәсе кызыклы.Анда мәктәп үзенең уставында билгеле бер хокукый нигез мөмкинлегенә ия. Мәсәлән, ата-аналар конференцияләрендә ышанычлы кешеләр төркеме сайланып, аларга һәр конкрет очракта тиешле карар кабул итү хокукы бирелә.

    АКШ та элемнтар мәктәп дип атап йөртелгән мәктәпләрнең тәҗрибәсе игътибарга лаек (4-5 яшьлек балалар өчен әзерлек төркемнәре бар). Аларда дәрес вакытында бөтен классларның ишекләре ачык. Бу ата-аналар белән даими бәйләнеш билгесе, алар теләгән вакытта дәрескә кереп утыра алалар. Лос-Анджелес каласындагы шундый мәктәпләрнең беренче проблемасы – укырга керүче балаларның 73% тан күбрәгенең үз туган телен генә (испан, кытай, япон, камбоджа) белүе һәм аларга әкренләп инглиз телен өйрәнүгә ярдәм итү, моның кирәклегенә ата-аналарны ышандыру. Аларга алдан ук туган телләрендә язылган чакырулар тараталар, мәктәпкә директор тарафыннан махсус бүленгән автобуста алып киләләр һәм азактан өйләренә тараталар.

    Директор ата-аналарны ачык йөз белән кабул иткәннән соң (һәрберсе белән күрешеп чыга), алар белән тәрҗемәче аша аралаша. Ул шуңа нык инанган: ата-аналар, балалары кебек үк, мәктәптә үәләрен өйдәге кебек иркен тотарга тиеш. Америка мәктәбенең төп педагогик принципларының берсе – баланың иминлеге, аның мәктәптш үзен яхшы тотуы тора. Күп кенә мәктәпләрдә ата-аналарның укытучының уң кулы булуы гадәти хәл, алар аңа дәрестә дә, дәрестән тыш вакытта да  зур ярдәм күрсәтәләр.

    Америкада ата-аналар, бигрәк тә әниләр, укытучыны тәнкыйтьләргә ашыгып бармыйлар, ә укытучылар белән бергә, үз теләге белән класс бүлмәсендә өйдәгечә ямь булдырырга тырышалар. Ата-ананы класста һәрвакыт ихлас кабул итәләр. Мәктәп аларны ата-аналар җыелышлары, дискуссия клублары, ата-аналарның укытучылар белән берлектәге конференцияләре, телетапшырулар һәм матбугаттагы мәкаләләр ярдәмендә дәртләндерә, активлаштыра.

    АКШта мәктәп белән гаилә - ике  адекват партнерлар булып торалар. Алар, үзара даими диалог алып барып, баланың  бәхете һәм артабан үсеше өчен бер-берсеннән өйрәнәләр.
    Категория: Класс сэгатлэре | Өстәде-Добавил: Khalit | Теглар-Теги: Гаилә һәм мәктәп.
    Караулар-Просмотр: 1595 | Загрузкалар: 120 | Рейтинг: 0.0/0
    Комментарийлар барлыгы-Комментарии всего: 0
    Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
    [ Теркәлү | Керү-Вход ]
    Һава торышы
    Новые Карьявды 

    Керү формасы-Вход

    Бәйрәмнәр-праздник

    Вконтакте
    Без Вконтактеда

    Социаль битләр

    СМС-бесплатно




    www.ucozon.ru

    Дуслар-Друзья
    Все сайты Уфы и Башкортостана на BASHSITE.ru Башкортстан татарлары - Татары Башкортостана Дуслар / Независимый татарский портал МИНЕМ ИЖАТ Балтаси.ру - Балтач районы порталы Методическая копилка учителя информатики портал башкирской музыки Образовательные ресурсы ОПРБ Аккуз мэктэбе Татар язучылары Халит сайты http://tatarfantast.moy.su/

    Теглар болыты-Теги

    Эзләү-Поиск

    Азатлык

    Яңа Каръяуды мәктәбе © 2024Сделать бесплатный сайт с uCoz