ЯңА ЕЛ җЫРЫ
Шамиль
Сәхәүтдинов көе hәм сүзләре
1.Язлар, җәйләр аша үтеп, уңышлар җыеп,
Тагын бер ел узып китте, канатын җәеп.
Ел барышыннан калышмый, без бардык атлап,
Дөрес яшәргә тырышып, сабырлык саклап.
Кушымта:
Уңышлы булсын, дип, җәйләр
Аппак юрганнарын җәйгән
Яңа Ел белән!
Яңа өметләр тудырган,
Һәр кешене куандырган
Яңа Ел белән!
Яңа Ел белән! Яңа Ел белән!
Барчагызны да котлыйбыз Яңа Ел белән!
2.Без телибез бар яшьләргә саф, матур хисләр!
Беркайчан да керләнмәссен сезнең күңелләр!
Парлыларның мәхәббәте гомерлек булсын!
Парсызларга пар канатын табарга язсын!
Кушымта.
3.Без телибез балаларга шатлыклы җәйләр,
Газиз әткәй-әнкәйләргә - озын гомерләр!
Без телибез илебезгә иминлек, байлык!
Без телибез hәммәбезгә исәнлек-саулык!
Кушымта.
(Җыр көйләрен архивтан, СЕРВЕРДАН КҮЧЕРҮ ссылкасы (өстә) аша алырга мөмкин. |