Мәктәптә "Нәүрүз - 2011" бәйрәме булып узды. Һава торышының алама булуына карамастан, бәйрәм укучыларга бик тә охшады. Иң элек мәктәп укучыларына һәм балалар бакчасыннан кергән нәни дусларыбызга Нәүрүз бәйрәме турында тамаша күрсәтелде. Нәниләр, Шүрәледән курыксалар да, бик матур итеп, биеп-җырлап, күңел ачып утырдылар. Соңыннан мәктәп укучылары саф һавада спорт уеннарын уйнадылар. Ә бәйрәмнең азагында, кыш белән һушлашып, салам-карачкыны яндырдылар.) Бәйрәмнән фоторепортажны түбәндәге фотоклиптан карап үтәргә мөмкинсез: |