Баш бит Яңа Каръяуды мәктәбе - школа с.Новые Карьявды Теркәлү-Регистрация

Керү-Вход

Рәхим итегез Гость | RSSҖомга, 03.05.2024, 11:04
УҢЫШЛАР!!!
Безнең уңышлар
Безнең сайт "Белем җәүһәрләре" Халыкара интернет-проектлар бәйгесе лауреаты

МЕНЮ

Бүлекләр
Укытучыларга [43]
Укучыларга [15]
Конкурслар [18]

Проектлар
  • ТУКАЙГА-125
  • Кружок сайты
  • Галимжан Ибрагимов тормышы, ижаты
  • Культура Башкортостана
  • Халит блогы

  • Блоглар
    Блог Президента республики  Блог Министра образования РБ

    Мини-чат
    200

    Сайтның гомере

    РУСОБР рейтингы
    Сайтка тавыш бирэбез

    Статистика

    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0

    Кунаклар-Гости
    Locations of visitors to this page Free counters!

    Обмен файлами

    САЙТ хакы

    Баш бит-Главная » 2011 » Март » 1 » Музей хезмәткәрләре семинары.
    21:27
    Музей хезмәткәрләре семинары.

    Күңел җәүһәрләре сагында.

          Һәр мәктәптә диярлек Туган якны өйрәнү музейлары бар. Алар  укучыларда ватанпәрвәрлек хисләре, туган як тарихына, тормыш-көнкүрешенә кызыксыну,  халыкның үткәненә, гореф-гадәтләренә хөрмәт уятуга этәргеч булып тора. Укучылар музейга экскурсиягә керәләр, музей экспонатларын тарих, география, Башкортстан тарихы һәм мәдәнияте дәресләрендә кулланалар.

        1 март көнне Яңа Балтач урта мәктәбендә Туган якны өйрәнү музейлары җитәкчеләренең район семинары булып узды. Мәктәп коридорында музей экспонатларыннан, кул эшләреннән бик бай күргәзмә оештырылды.

        Бу семинарда Яңа Каръяуды төп гомум белү бирү мәктәбенең технология укытучысы Сөләйманова Люция Мөхәммәт кызы, хаклы ялдагы укытучы Лида Хәбәй кызы Әхмәтшина,  6-7 нче сыйныф укучылары Камалова Эльвира, Шакирова Лилия, Әхтәмова Ирина, Рәхмәтуллина Ирина, Шәйхетдинова Луизалар да катнашты. Алар мәктәп коридорында башкорт тирмәсе корды. Тирмәнең бер өлешендә  идәнгә киез җәелде, сандык,  аның өстенә мендәр-юрганнар өеп куелды, чаршау корылды,  милли табын әзерләнде. Икенче өлештә укучыларның кул эшләреннән  күргәзмә куелды. Монда милли киемдәге курчаклар, тегелгән, чигелгән, бәйләнгән, үрелгән әйберләр урын алды.

        Укытучы Л.Сөләйманова килгән кунакларга мәктәптә милли традицияләрне саклауга тиешле  игътибар бирелүе турында әйтеп үтте, бу җәһәттән технология дәресләренең әһәмияте зур булуын билгеләде, үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Люция Мөхәммәт кызы 22 ел  технология фәнен укыта.  Ул  "Хезмәт эшчәнлеге процессында укучыларда иҗади күнекмәләр формалаштыру”  проблемасы буенча эшли. Укучыларны кул эшләренә, табын серләренә өйрәтә, инде онытылып барган традицияләрне тергезү буенча эш алып бара.

        6 нчы сыйныф укучысы Шәйхетдинова Луиза тирмә, аның төзелеше, бизәлеше турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Камалова Эльвира технология дәресләрендә нәрсәгә өйрәнүләре турында мәгълүмат бирде, келәм сугу серләре белән таныштырды, үзләре бәйләгән, чиккән кул эшләрен күрсәтте.

       Укчылар дәрестә инде онытылып барган туку станогының төзелешен  өйрәнәләр,  келәм тукуны тергезү буенча эш алып баралар. Монда аларга ярдәмгә олы апалар һәм әбиләр килә. Алар дәрескә килеп, укучыларны туку станогында эшләү серләренә өйрәтәләр, буыннан-буынга күчеп килгән һөнәрләрне онытмаска өндиләр. Семинарга кунак булып чакырылган Лида апа Әхмәтшина башкорт туку станогы турында сөйләде һәм эшләп тә күрсәтте.

        Башкорт халкы элек-электән үзенең кунакчыллыгы белән аерылып тора. Укучылар  башкорт кухнясының  үзенчәлекләре, төрлелеге турында сөйләделәр, килгән кунакларга  кымыз, буза тәкъдим иттеләр, милли ризыклар белән сыйладылар.

        Семинар  бик файдалы һәм эшлекле үтте, милли традицияләрне тергезү һәм саклауга, халкыбызның күңел җәһәрләрен киләчәк буынга тапшыруга  зур өлеш кертте. Киләчәктә дә музейлар кирәкле экспонатлар белән баетылып үзләренең эшчәнлеген дәвам итәр, буыннарны бәйләүче чылбыр,  халкыбызның күңел җәүһәрләрен саклаучы хәзинә булып калыр.

    Яңа Каръяуды төп гомум белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Римма Гайнанова.

    Семинардан фоторепортаж:

    Караулар-Просмотр: 723 | Өстәде-Добавил: Khalit | Рейтинг: 0.0/0
    Комментарийлар барлыгы-Комментарии всего: 0
    Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
    [ Теркәлү | Керү-Вход ]
    Һава торышы
    Новые Карьявды 

    Керү формасы-Вход

    Календарь
    «  Март 2011  »
    ДшСшЧршПнҗҖмШмЯкш
     123456
    78910111213
    14151617181920
    21222324252627
    28293031

    Бәйрәмнәр-праздник

    Вконтакте
    Без Вконтактеда

    Социаль битләр

    СМС-бесплатно




    www.ucozon.ru

    Дуслар-Друзья
    Все сайты Уфы и Башкортостана на BASHSITE.ru Башкортстан татарлары - Татары Башкортостана Дуслар / Независимый татарский портал МИНЕМ ИЖАТ Балтаси.ру - Балтач районы порталы Методическая копилка учителя информатики портал башкирской музыки Образовательные ресурсы ОПРБ Аккуз мэктэбе Татар язучылары Халит сайты http://tatarfantast.moy.su/

    Теглар болыты-Теги

    Эзләү-Поиск

    Азатлык

    Яңа Каръяуды мәктәбе © 2024Сделать бесплатный сайт с uCoz