Баш бит Яңа Каръяуды мәктәбе - школа с.Новые Карьявды Теркәлү-Регистрация

Керү-Вход

Рәхим итегез Гость | RSSПәнҗешәмбе, 28.03.2024, 15:53
УҢЫШЛАР!!!
Безнең уңышлар
Безнең сайт "Белем җәүһәрләре" Халыкара интернет-проектлар бәйгесе лауреаты

МЕНЮ

Бүлекләр
Укытучыларга [43]
Укучыларга [15]
Конкурслар [18]

Проектлар
  • ТУКАЙГА-125
  • Кружок сайты
  • Галимжан Ибрагимов тормышы, ижаты
  • Культура Башкортостана
  • Халит блогы

  • Блоглар
    Блог Президента республики  Блог Министра образования РБ

    Мини-чат
    200

    Сайтның гомере

    РУСОБР рейтингы
    Сайтка тавыш бирэбез

    Статистика

    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0

    Кунаклар-Гости
    Locations of visitors to this page Free counters!

    Обмен файлами

    САЙТ хакы

    Баш бит-Главная » 2012 » Март » 15 » Якташыбыз Усманов Салават бүләге
    09:45
    Якташыбыз Усманов Салават бүләге

                                         Якташыбыз бүләге.

                Яңа Каръяуды авылы республикабызга бик күп талантлы, күренекле шәхесләр биргән төбәк. Алар арасында профессорлар, фән докторлары, галимнәр, медицина хезмәткәрләре бар. Мөхтәрәм якташлар белән авыл халкы лаеклы горурлана, очрашулар оештыра, аларның ярдәмен тоеп, шатлык-куанычын уртаклашып яши.

        Шундый мәртәбәле авылдашларыбызның берсе – Бөре дәүләт социаль –педагогия академиясе ректоры, физика-математика фәннәре докторы, профессор, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, Башкортстан республикасының мәгариф отличнигы, В.А.Сухомлинский медале һәм Салават Юлаев ордены иясе, Россия Федерациясенең почетлы фән һәм техника работнигы Салават Мөдәррис улы Усманов.

        Усмановлар укытучылар династиясенең лаеклы вәкиле булган дәрәҗәле авылдашыбыз безнең өчен һәрвакыт көтелгән кунак. Салават Мөдәррис улы өчен Каръяуды мәктәбе изге урын. Кайчан гына, нинди генә эш-мәшәкать белән районыбызга килеп чыкмасын, туган мәктәбенә кагылмыйча китә алмый ул.

       Мөхтәрәм авылдашыбызның бүгенге кайтуы махсус мәктәп укучылары янына иде. С.М.Усмановны, район хакимияте башлыгы Р.С.Йосыповны. ДЮСШ директоры Р.Р Шәймөхәммәтовны, тренер-преподаватель Р.Н.Баяновны мәктәп коллективы зур дулкынлану белән көтте. Ә инде мәктәп фойесына берәм- берәм  5 өр-яңа спорт велосипеды кереп урнашкач, шатлыкның чиге булмады. Елкылдап торган бу велосипедлар – хөрмәтле авылдашыбыз С.М. Усмановның мәктәпкә бүләге иде.

         Мәктәпнең актлар залында тантаналы линейка оештырылды. Беренче сүз С.М.Усмановка бирелде. Ул бу гадәти булмаган очрашуга бик шатланып килүен, туган авылын, мәктәбен яратуын әйтте. Каръяуды укучыларының һәрвакыт тырыш, сәләтле, спорт яратучы булуларына басым ясады. Киләчәктә дә укытучылар һәм укучылар коллективына  иҗади уңышлар, спорт үрләре теләде.

              Район хакимияте башлыгы Р.С.Йосыпов мәртәбәле якташыбыз белән район халкының лаеклы горурлануын, аның ярдәмен тоеп яшәүләрен  билгеләде. Файдалы бүләкләр өчен рәхмәтен белдерде , укучыларга белем үрләрен яулауда уңышлар теләде . Шулай ук районыбызда спортны үстерүнең үз биеклегенә куелуын да билгеләп үтте.

       ДЮСШ  директоры Р.Р.Шәймөхәммәтов һәм тренер-преподаватель Р.Н.Баяновлар район командасының велоспорт өлкәсендәге уңышлары, казанышлары белән таныштырдылар, укучыларны велоспорт түгәрәгенә чакырдылар.

     Очрашу ахырында С.М.Усманов киләчәктә дә мәктәпнең спорт базасын ныгытуда ярдәм итәчәген белдерде. Үз чиратларында Яңа Балтач авыл биләмәсе башлыгы Н.Г.Шакиров, Яңа Балтач урта мәктәбе директоры Р.Ф.Әбдиева, Яңа Каръяуды төп гомум белем бирү мәктәбенең уку-укыту бүлеге мөдире Х.Х.Әбделмәновлар  хөрмәтле якташыбызга зур бүләк һәм даими хәстәрлек өчен зур рәхмәт   белдерделәр.

     

    Яңа Каръяуды төп гомум белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Р.М.Гайнанова.


    ФОТОлардан слайдшоу

    Караулар-Просмотр: 1194 | Өстәде-Добавил: Khalit | Теглар-Теги: Усманов Салават | Рейтинг: 5.0/1
    Комментарийлар барлыгы-Комментарии всего: 1
    1 Khalit  
    0

    Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
    [ Теркәлү | Керү-Вход ]
    Һава торышы
    Новые Карьявды 

    Керү формасы-Вход

    Календарь
    «  Март 2012  »
    ДшСшЧршПнҗҖмШмЯкш
       1234
    567891011
    12131415161718
    19202122232425
    262728293031

    Бәйрәмнәр-праздник

    Вконтакте
    Без Вконтактеда

    Социаль битләр

    СМС-бесплатно




    www.ucozon.ru

    Дуслар-Друзья
    Все сайты Уфы и Башкортостана на BASHSITE.ru Башкортстан татарлары - Татары Башкортостана Дуслар / Независимый татарский портал МИНЕМ ИЖАТ Балтаси.ру - Балтач районы порталы Методическая копилка учителя информатики портал башкирской музыки Образовательные ресурсы ОПРБ Аккуз мэктэбе Татар язучылары Халит сайты http://tatarfantast.moy.su/

    Теглар болыты-Теги

    Эзләү-Поиск

    Азатлык

    Яңа Каръяуды мәктәбе © 2024Сделать бесплатный сайт с uCoz